ЮХИДИ хезмәткәрләре сәрхуш йөртүчеләрне санаулы мизгелләр эчендә ачыклый алачак

Киләсе елда Россиядә полиция хезмәткәрләренә исерек хәлдә рульгә утыручыларны санаулы мизгелләр эчендә ачыклау мөмкинлеге бирердәй җайланма пәйда булачак. Бу хакта Дәүләт автомобиль инспекциясе башлыгы Михаил Черников “Милицейская волна” радиостанциясе эфиры аша белдергән, дип яза РИА Новости.

Аның әйтүенчә, әлеге прибор рульдә утыручыда хәмер парлары булу-булмавын күрсәтә, парлар булмаган очракта, медицина тикшерү аша сәрхушлеген раслаудан азат итә.
Черников искә төшереп үткәнчә, исерек килеш рульгә утыру проблемасы, элеккечә, актуаль булып кала – мондыйларның күбесе кабат сәрхуш килеш машина белән идарә иткән өчен җәза чарасына тартыла.
Исегезгә төшерәбез: әле күптән түгел генә Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы автомобиль руленә кабат исерек хәлдә утырган өчен җинаять җаваплылыгын көчәйтү турында закон проектын кабул итте. Рецидив өчен иректән мәхрүм итү срогы ике елдан өч елга, штраф –200-300 меңнән 300-500 мең сумга яки ике-өч еллык хезмәт хакы күләменә (моңарчы бер-ике ел еллык хезмәт хакы күләменчә иде) җитте.


Фикер өстәү