Узган атнада сәрхуш хәлдә рульгә утырган 153 йөртүчене тоткарлаган

Узган атнада Татарстан автоинспекторлары сәрхуш хәлдә рульгә утырган 153 йөртүчене тоткарлаган. Шуның 12се инспекторлар «кармагы»на кабат эләккән.

Дәүләт автомобиль инспекциясендә искәртеп үтелгәнчә, исерек йөртүчегә  30 мең сум күләмендә штраф яки 1,5–2 елга кадәр «права»сыз калу яный. Ә инде законны кабат бозучылар ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә (шул ук вакытта 3 елга кадәр билгеле бер вазыйфа биләү хокукы юкка чыгарыла) мөмкин.

Дәүләт автомобиль инспекциясе барлык йөртүчеләрне юл законнарын тайпылышсыз үтәргә чакыра.


Фикер өстәү