Дуслык чыршысы. Рөстәм Миңнеханов балаларны тылсымлы бәйрәм белән котлады

Декабрьнең иң карлы көнендә Татарстанның төрле почмакларында яшәүче балалар, бер урынга җыелып, әкият дөньясына сәфәр кылды. Республика Яңа ел чыршысы турында әле сүзебез. Быел да уку алдынгыларын, төрле фестиваль-бәйгеләрдә җиңүчеләрне, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тылсымлы бәйрәм белән котлады.

Быел буран бәйрәмгә комачаулый язды. Юл начар булгач, кайбер районнардан автобуслар «Татнефть-Арена»га вакытында килеп җитә алмады. Ә Рөстәм Миңнеханов: «Балаларсыз бәйрәм башлана алмый!» – дип, барысын да көтәргә кушты. Ул арада оештыручылар җыелышкан балаларның күңелен күрә торды. Татарстан Рәисе исә «Идел буеның уңышлы гаиләсе» конкурсында җиңүчеләре – Биектау районыннан Камашевлар гаиләсе һәм республиканың яшьләр берләшмәләре активистлары белән очрашып аралашты.

Быел Республика Яңа ел чыршысында 7–17 яшьлек 17 мең бала катнашырга тиеш иде. Барысы да җыелып беткәч, тылсымлы бәйрәм башланды. Быел ул чын дуслык һәм хыялларга тугрылык турында иде.

– Без, олылар, сезне яратабыз һәм сезнең белән горурланабыз. Сезнең бәхетле, акыллы, сәламәт һәм лаеклы кешеләр булып үсүегез өчен барысын да эшләргә тырышабыз. Сезнең кулларда – Ватаныбызның киләчәге, – диде Татарстан Рәисе, балаларны бәйрәм белән котлап. – Белемегез, хезмәтегез һәм талантыгыз белән сез илебезнең һәм республикабызның үсешенә зур өлеш кертәсез. Тырышлыгыгыз һәм казанышларыгыз ярдәмендә Татарстан узып баручы елда бик күп бәйгеләрдә, чемпионатларда җиңү яулады.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан инде унберенче ел рәттән Бөтенроссия укучылар олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча III урынны саклый.

– Алда безне чараларга бай һәм кызыклы ел көтә. Киләсе ел республикада Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Киләчәктә яңа ачышлар көтә, сезгә яңа технологияләрне үзләштерергә һәм аларны тормышка ашырырга туры киләчәк. Без исә сезгә башлангычларыгыз һәм омтылышларыгызда ярдәм итәрбез, – диде Татарстан Рәисе.

Ул шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның 2024 елны Гаилә елы дип игълан итүен, һәр кеше өчен гаиләсенең ярдәм, таяныч булуын да искәртте.

– Киләчәк Яңа ел белән! Хыялланыгыз, алдыгызга яңа максатлар куегыз, үз-үзегезгә, көчегезгә ышаныгыз. Сез барысын да булдырачаксыз! Кадерле балалар, сез – Татарстанның киләчәге, аның якты өмете. Тырышып укыгыз, бердәм һәм дус булыгыз, – диде Татарстан Рәисе.

Республика чыршысына килгән һәр бала, елдагыча, татлы Яңа ел бүләге белән кайтып китте. Быел тәм-томнар 2024 ел символы – Аждаһа рәвешендәге букчага тутырылган иде.


Фикер өстәү