Төзәтеп туялмадым. Кемнәр алар – урамнан барганда да тел өчен янып-көеп йөрүчеләр?

«Әләк» өчен – бүләк. Татарстанда инде өченче ел рәттән татар телендәге элмә такталарда булган хаталарны ачыклау буенча бәйге уза. Күзгә күренерлек нәтиҗәсе дә бар – битараф булмаган кешеләр җибәргән 12 меңләп хатаның 9 меңе инде төзәтелгән. Кемнәр алар – урамнан барганда да тел өчен янып-көеп йөрүчеләр?

«Нигә рус телендә дөрес язалар да, татарчасында хата китә соң?»

Быелгы бәйгедә «Иң актив кулланучылар» номинациясендә беренче урынны алган Ирек Хәйруллинны әле дә әнә шул сорау борчый. Бу тынгысызлыкны тормыш иптәшенә дә «йоктырган» ул – Чаллыдан килгән Хәйруллиннар гаиләсе ике диплом белән кайтып китте.

– Хатыным Айгөл икенче урынны алды. Бу бәйгедә өченче мәртәбә катнашуым, ел саен бүләкләнәм. Ул хаталарны «Халык контроле» аша җибәрә башлаганда, бу бәйге турында белми дә идем, – ди Ирек. Шәһәрдә алар «әләкләгәч» төзәтелгән хаталарның саны 200дән арткан инде. – Әле дә карап йөрим, куанам. Шәһәрдә татар телендәге элмә такталарның артуы да сөендерә. Шәхси эшмәкәрләрнең дә җаваплылыгы артты, шәһәр хакимияте дә битараф түгел. Нәтиҗә бар, кыскасы.

«Киләсе елга җибәрергә хаталар калдымы соң әле?» – дип кызыксынабыз. Бар икән әле. «Игътибарлы булырга, иренмәскә генә кирәк», – ди җиңүче Хәйруллиннар.

Төзәтә-төзәтә…

Бәйгегә йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та катнашты.

  • Урамдагы мәгълүмат чараларында булган хаталарны төзәтү мәсьәләсе бәйге рәвешендә алып барыла. Соңгы өч ел эчендә генә дә без 10 меңнән артык гариза алдык, 9 мең хата төзәттек. Шактый эш башкарылды. Ләкин бу ­– киләчәктә дәвам ителәчәк эшнең кечкенә генә бер өлешедер. Бәйгене киләсе елда да дәвам итәргә исәбебез бар. Республикабыз зур, мәгълүмат бик күп. Мәгълүмат күп булгач, хаталар да күп. Аларны төзәтә-төзәтә, камиллеккә ирешергә язсын! – диде ул.

Элмә такталарда, игълан, белдермә язмаларда һәм башкаларда булган хаталарны «Халык контроле» аша кабул итеп, алар өчен җаваплы кешеләр төзәткәнче контрольдә тотарга кирәк. Бу эш өчен җаваплы Татарстандагы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяны битараф булмаучыларның күп булуы сөендерә генә.

– Хаталарны кабул итеп алдык та эше бетте түгел. Аларны төзәтү шактый вакытны ала. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты катнашучылардан килгән мөрәҗәгатьләрне карый, хата чыннан да бармы икәнен тикшерә. Булган очракта, аны төзәтү финанс чыгымнары да таләп итә бит әле, – дип сөйләде ул. – Быел бу бәйгене өченче мәртәбә уздырабыз. Ел да катнашучыларның күп булуы, республика халкының битараф булмавы бик сөендерә. Быелгы бәйгедә 33 район һәм 83 оешма катнашты. Яшермибез: җиңүчеләрне билгеләү бик кыен булды.

Эшнең фәнни ягы өчен Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җаваплы. Институт хезмәткәре Лилия Гыйниятуллина иң еш очрый торган хаталарны атады.

– Алдагы еллар белән чагыштырганда, быел хаталар табып җибәрүчеләрнең саны бераз гына кимрәк булса да, катнашучы районнар саны күп. Иң еш хаталардан сүзләрнең язылышына, сүз тәртибенә, грамматик формаларның кулланылышына, кыскартуларның дөрес кулланылмавына кагылышлыларын атарга була. Аларга җиңүчеләр елдан-ел күбрәк игътибар итә, – диде ул.

Яңалыкларга килгәндә, быелгы конкурска берничә номинация өстәлгән. Хаталар эзләүдән тыш, быел мәктәпкәчә белем бирү һәм гомуми белем бирү оешмаларының, Республикада җитештерелә торган продукциянең (товарларның), оешмаларның милли стильдәге бизәлеше бәяләнде, әлеге конкурсны бик яхшы итеп оештырган районнар бүләкләнде. Әлеге мәсьәләгә битараф булмаган җитәкчеләр һәм үзмәшгульләр дә читтә калмады.

Чаллымы, Яр Чаллымы?

Очрашу азагында тагын бер проблемалы мәсьәлә калкып чыкты. Иң күп хата тапкан Ирек Хәйруллин мондый эчтәлектәге үтенечен җиткерде:

– Шәһәргә Алабуга ягыннан кергәндә «Чаллы» дип язып куйганнар. Мин аны хата санап, «Яр Чаллы» дип төзәтүне сорадым. Мөрәҗәгатемне кабул итмәделәр. Моны 2005 елның 26 гыйнварында кабул ителгән 47 нче карар белән расладылар. Ул карар нигезендә, Чаллы муниципаль берәмлегенә татар телендә «Чаллы», рус телендә «Набережные Челны» дип атама бирелгән. Ә Юстиция министрлыгы карамагындагы рәсми документларда ул «Яр Чаллы муниципаль берәмлеге» дип аталган. Бу мәсьәләнең очына чыгарга кирәк иде…

Марат Әхмәтов бу сорауны белгечләр белән берлектә хәл итәргә вәгъдә бирде.

Фикер

Марат Әхмәтов:

– Мәгълүмати такталар – телебезнең көзгесе. Ул – милләттәшләребезнең, җаваплы кешеләрнең, урындагы җитәкчеләрнең телебезгә карата булган мөнәсәбәте.

 

 


Фикер өстәү