Махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның гаиләләренә яңа ташлама әзерлиләр

Дәүләт Думасына махсус хәрби операциядә һәлак булган элекке эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең гаиләләре өчен ташламалар бирү турында закон проектын керткәннәр.

Документта Украинада махсус хәрби операциядә һәлак булган элекке эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең гаиләләренә торак сатып алуга яки төзүгә бер тапкыр социаль түләү күздә тотылган. Бу хакта “Бердәм Россия” Генераль советы секретаре Андрей Турчак белдергән, дип яза “Мобилизация в Татарстане” телеграм-каналы.

Турчак әйтүенчә, биредә сүз махсус хәрби операциядә катнашкан эчке эшләр органнарының, ФСИН, янгынга каршы хезмәт һәм таможня хезмәтенең элекке хезмәткәрләре турында бара.
Хәрби хезмәткәр һәлак булганнан соң бер ел эчендә субсидия күчерәләчәк.


Фикер өстәү