Мәдәният министры узып баручы елга йомгак ясады

Мәдәниятле елларның чираттагысын төгәллибез. Быел тагын да күбрәк чаралар узган, тагын да күбрәк акча эшләнгән… Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова, журналистлар белән очрашып, елга йомгак ясады, 2024 елга ният-максатлар турында сөйләде. Очрашуда яңгыраган төп фикерләр – безнең язмада.

Ел чарасы турында

Узып баручы елда Татарстанда җәмгысы тугыз меңнән артык мәдәни чара узды. Иң эреләрен генә исәпкә алганда килеп чыккан сан бу. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында башкача булырга мөмкин түгел кебек инде, ләкин мәдәни чараларның саны киләсе – Фәнни-технологик үсеш елында тагын да күбрәк булырга охшаган. «2024 елны исән-сау уздырып җибәрә алсак ярар иде. Отпуск турында хыялланмаска куштылар инде», – диде министр.

Ә ел йомгакларына багышланган очрашуда нибары ике чарага гына аерым тукталды ул. Һәм, министрның тел төбеннән аңлашылганча, «Татарстанның мәдәни башкаласы» белән «Яңарыш: дастанның заманча укылышы» проектлары аның «шәхси рейтинг»ында – беренче урыннарда.

– «Татарстанның мәдәни башкаласы» проекты эчке проблемаларыбызны да күрсәтте. Ә алар шактый. Әйтик, милли киемне алыйк. Бик күп коллективларның костюмнарында традицион костюмның эзе дә юк.  Ә  бит милли кием дә – тел. Болай дәвам итсә, бу «тел»ебезне дә югалтырга мөмкинбез, – диде Әюпова.

«Гаилә абонементы» турында

Үткәнне үткәндә калдырып, киләчәк турында сөйләшик. Тиздән Россия халкы Гаилә елына аяк басачак. Мәдәният министры моны «буш» урыннарыбызны «тутырыр» өчен яхшы форсат дип атады.

– Бар нәрсә дә этаплап бара. Әйтик, хәтерлисезме, яшьләребез мәдәният учакларына йөрми, дип чаң сукканда, «Пушкин картасы» эшли башлады. Хәзер инде төрле чараларга гаилә белән йөрүчеләрнең санын арттырыр вакыт. Ләкин без моңа әзер булырга тиеш. Контент кына түгел, инфраструктураны да уйларга кирәк. Әйтик, театрга гаилә яшь бала белән килә икән, анда «ана һәм бала» бүлмәсе булсын, – дип аңлатты Ирада Әюпова.

Министр шулай ук киләсе елдан Татарстанда эшли башлаячак «Гаилә абонементы» турында да сөйләде. Ул, гаилә белән бердәм билет алып, берьюлы берничә мәдәният оешмасына барырга мөмкинлек бирәчәк. Моның өчен махсус маршрутлар төзеләчәк. Беренчесе инде әзер, аны Татарстанның Милли музее һәм Камал театры төзегән.  «Тукай һәм театр» дип аталучы экскурсия Тукай исемендәге музейда башланып, Камал театрында төгәлләнәчәк.

Сабан туйлары турында

Бу юлы мәдәният министры киләсе җәйдә узачак милли бәйрәмнәргә артык озак тукталып тормады. Алай да, 2024 елда кайсы Сабан туеның кайда узачагы турында белдек. Әйтик, төрки Сабан туе – Таулы Алтай шәһәрендә, көньяк Сабан туе – Сочи шәһәрендә, Каспий Сабан туе  Әстерхан шәһәрендә узар дип көтелә. Бу юлы Бөтенроссия авыл Сабан туен – Пермь краеның Барда районындагы Барда авылы, Халыкара Шахтерлар Сабан туен – Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәре, Федераль Сабан туен  Йошкар-Ола шәһәре кабул итәчәк. Калининград шәһәрендә – Балтыйк Сабан туе, ә Омск шәһәрендә Халыкара Иртыш буе Сабан туе узачак.

Мөселманмы, түгелме – кинофестиваль турында

Журналистлар биргән сораулар арасында Халыкара Казан мөселман кинофестиваленә кагылышлысы да бар иде. Атамасында «мөселман» сүзе калачакмы, юкмы? (Бу хакта инде беренче тапкыр гына бәхәсләшмиләр) «Мөселман киносы» бармы ул, гомумән?

– Фестивальнең тарихына күз салсак, ул башта «Алтын мөнбәр» дип аталган. Миңа калса, бу атама фестивальгә күбрәк туры килә. Ортодоксаль, ягъни дөрес тәгълиматны катгый яклаучылар күзлегеннән караганда, кино, нәкъ картина, фотографияләр кебек үк – хәрам нәрсә. Шуңа да минем өчен мөселман киносы – ялганмый торган төшенчәләр. Шуңа бу хакта уйларга кирәк. Әмма фестивальнең үзенчәлеге калырга тиеш. Минем өчен хәзерге вакытта төп сорау – ул үзенчәлекне ничек сакларга? – дип җавап бирде Ирада Әюпова.

Сөенечләр турында

Йомгак урынына – Ирада Әюпованың бу елда ирешкән төп нәтиҗәгә багышлап тоткан нотыгы:

– Бу эшләр нәрсә хакына идеме? Ниһаять, хәзер сувенир белән кәсепчелекне бер үлчәүгә салып үлчәмиләр – мин моңа шулкадәр сөенәм! Һәм «Милли эшләнмәләр арзан булырга тиеш!» – дип әйтүчеләрнең кимүе дә сөендерә. Безнең традицияләрне, традицион эшләнмәләрне туристлар алдында мактану максатыннан гына файдаланмый башлаулары да куандыра. Без гореф-гадәтләребезне дә саклап кына калмыйча, яшәү рәвешебезгә әйләндерергә тиеш. Алар – тормышыбыз нигезе. Шуны аңласак, киләчәгебез дә булачак.

2023 елда Татарстан мәдәнияте – саннарда:

>2,5 млрд сум – бюджеттан тыш керем күләме;

700 млн сум – муниципаль мәдәният оешмаларының керем күләме;

>84 млн тапкыр – ел дәвамында татарстанлылар төрле мәдәният учакларына әнә шуның кадәр барган;

45540 сум – муниципаль мәдәният оешмаларындагы уртача хезмәт хакы;

66080 сум – дәүләт мәдәният оешмаларында уртача хезмәт хакы;

2,5 млн – «Пушкин картасы» белән сатып алынган билетлар саны.

 


Фикер өстәү