«Бу эштә таркаулык сизелә»: фән белән мәдәниятне ничек дуслаштырырга?

Бер карасаң, бу ике өлкә бер-берсенә бөтенләй ят кебек. Ләкин фән – мәдәниятсез, мәдәният фәнсез була алмый. Татарстан Рәисе каршындагы мәдәният һәм сәнгать советының чираттагы утырышы әнә шул турыда иде. Без исә утырышта яңгыраган төп биш проблеманы тәкъдим итәбез.

 

Һәркем үз казанында гына. Республикада милли үзаң, традицияләрне саклау, киләчәк буыннарга тапшыру мәсьәләләре буенча фәнни тикшеренүләр уздырылып тора. Әмма, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, аларның нәтиҗәләре дивар артында кала. «Бу эштә таркаулык сизелә. Тикшеренү нәтиҗәләре бердәм ачык фәнни базага җыелмый, шуңа да алар нәтиҗәле итеп кулланылмый. Фәнни конференцияләр тематикасында да система юк. Тематика артык тар булгач, кагыйдә буларак, алар җәмгыять тарафыннан да кызыксыну, резонанс тудырмый», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Музыкаль мирас. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова сүзләре белән әйтсәк, Идел һәм Урал буеның урта гасыр музыкаль мирасын торгызырга кирәк. Белем җитәрлек, гамәлләргә күчсәк була. Бу өлкәдә төп проблемаларның берсе – милли музыка уен коралларына игътибар җитмәү. Әлеге проблема безнең милли проектлар кысасында да еш телгә алынды. Ниһаять, Казандагы Үзәк универмаг (ЦУМ) бинасында ачылачак халык сәнгать кәсепләре һәм һөнәрләре үзәгендә халык уен кораллары җитештерү остаханәсе булдырырга ниятлиләр. «Әлеге остаханәдә тальян, курай, думбра, гөслә, ятаган, дәф кебек уен кораллары җитештерү күз уңында тотыла. Моннан тыш, Татарстан Фәннәр академиясе белән берлектә республикадагы осталар турындагы мәгълүмати базаны яңарту да планлаштырыла», – диде министр.

Цифрлаштыру. Хәзерге вакытта республика музейларында – 2 миллионнан артык, китапханәләрдә 23 миллионнан артык берәмлек исәпләнә. Сан ягыннан без Идел буе федераль округында беренче һәм икенче урыннарда. «Ләкин глобаль цифрлаштыру шартларында без әлегәчә фондларыбызның тулы исәбен һәм тасвирламасын булдыра алмадык. Моны системага салу бурычын куябыз», – диде Ирада Әюпова.

«Яшь» кадрлар мәсьәләсе бу очрашуда да күтәрелде. Ирада Әюпова музейларга «бай мирасыбызны өйрәнә һәм анализлый алырлык» яшь галимнәр җитмәвен ассызыклады. Бу проблеманы югары уку йортлары белән берлектә, шул исәптән, максатчан уку программасын кулланып чишәргә тәкъдим итте.

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов та бу мәсьәләгә аерым тукталды. «Хәзерге вакытта академиядә тарих, әдәбият һәм филология юнәлешендә 277 кеше эшли. Ләкин галим һәм тикшерүчеләрнең уртача яше 60 яшькә якынлаша. Буыннар алмашын тәэмин итү өчен махсус программа кирәк», – диде ул. Рифкать Миңнеханов тагын бер мактанасы килми торган статистика белән таныштырды. Соңгы дүрт елда республика буенча фәнни кадрлар әзерләп чыгару 12 процентка кимегән. Иң зур процентлар мәдәнияткә бәйле өлкәләргә туры килә. Болай дәвам итсә, мәдәният һәм сәнгать өлкәсе галимнәрен әзерләү системасы бөтенләй юкка чыгарга мөмкин.

Ясалма интеллект. Дошманмы ул, чиксез мөмкинлекләр ачучымы? Бу турыда сөйләшкәндә, Татарстан Рәисе: «Ясалма интеллектка салынып, без бөтенләй примитив җан ияләренә әйләнеп бетмәбезме? Хәзер күпләр тапкырлау таблицасын да белми бит», – дип, фикерләшү һәм берникадәр бәхәсләшү өчен җирлек тудырды. «Мәдәнияткә нигезләнгән тотрыклылык этик кыйммәтләрне сакларга мөмкинлек бирәчәк, һәм шуның хисабына без ясалма интеллект тудыра алырлык куркыныч тенденцияләрне контрольдә тота алырбыз дип уйлыйм», – диде бу җәһәттән Югары икътисад мәктәбенең дәүләт икътисады секторы үзәге директоры Татьяна Абанкина.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов исә бу мәсьәләнең икенче ягы – ясалма интеллект мөмкинлекләрен татар телен үстерүдә файдалану турында сөйләде. Аның сүзләренчә, татар теле әлегә ясалма интеллект дөньясына тулысынча кереп китә алмады. «Әгәр без бу проблеманы хәл итсәк, татар теленең югалу куркынычы юкка чыгачак, телебез, киресенчә, киң үсеш алачак. Татар теле ясалма интеллект кулланылган өлкәләрдә төп телләрнең берсе булып таныла ала. Моның өчен безгә телебезне цифрлаштыруда һәм яңа технологияләр белән баетуда системалы рәвештә эшләргә, шул исәптән халыкара аренада татар телен тарату өчен чаралар күрергә кирәк», – диде Райнур.

***

Утырыш азагында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тагын бер проблема турында искәртте. «Бүген татар мәдәниятенә кагылышлы фәнни тикшеренүләр алып баручы галимнәр диссертацияләрен бары тик рус телендә якларга тиеш. Сәбәбе – татар телендә антиплагиат программасы булмау», – диде Әхмәтов. «Ничек татар мәдәнияте буенча русча диссертация якларга мөмкин? Тузга язмаган хәл! Эшләргә кирәк, әлеге программаны булдыруны карарга кертергә кирәк», – диде бу хакта Татарстан Рәисе. Нәтиҗәдә әлеге программаны КФУга Татарстан Фәннәр академиясе белән берлектә эшләргә кушылды. Рөстәм Миңнеханов сүзләре белән әйтсәк, үзебезне һәм телебезне яратсак, фәнни хезмәтләр дә татарча язылырга тиеш!


Фикер өстәү