«Без сугыш хәлендә»: «Крокус Сити Холл»дагы террор акты нинди сораулар уята?

«Крокус Сити Холл»дагы террор акты иминлек мәсьәләсенең россиялеләр өчен дә катлаулыга әйләнеп баруын искәртә. Дөньякүләм зур яңгыраш биргән әлеге вәхшилек акты сорауларны күп уята. 7 март көнне американнар һәм европалылар Россиядәге үз гражданнарын кичекмәстән кайтып китәргә, халык күп җыелган урыннарга бармаска чакырганнар һәм массакүләм чаралар уздырылган урыннарда, концертларда канлы террактлар булачагын фаразлаганнар иде. Илон Маск хәтта 11 сентябрь масштабыннан да зуррак һөҗүм булачагын искәртте. Дөрес, атаклы инвестор һөҗүм урынын Россия дип үк әйтмәде кебек әйтүен… Ләкин төрек газетасы «Hürriyet» сүзләре белән әйтсәк: «… Россияне аның тарихындагы иң күп үлемле террорчылык актларының берсе тетрәтте».

Вәхшилек тормышка ашырылыр алдыннан гына Путин сүзчесе Песков «Аргументы и факты» атналыгына: «Без сугыш хәлендә. Әйе, бу махсус хәрби операция буларак башланган иде, әмма… күмәк Көнбатыш Украина ягыннан катнашучыга әверелү белән, безнең өчен сугышка әйләнде», – диде. Дөрес, соңрак ул «Коммерсантъ»ка махсус хәрби операциянең юридик статусы үзгәрмәвен әйтте, әмма анда да, чынлыкта,  «сугыш баруын» таныды.

Көнбатыш гаскәрләренең әнә-менә Украинага кертелергә торуын искә алганда, хәл, чынлап та, катлаулы.

Илне санкцияләр белән көчсезләндерү омтылышы да арта. Аркадаш илләр дә АКШ басымына чыдый алмый. Кытай банклары Россия белән ике арада акча йөртүне туктата. Дәүләт Думасының Финанс базарлары буенча комитеты җитәкчесе Аксаков моны «трагедия түгел» дип бәяләде, ләкин озатылган чимал акчасы ике айга кадәр соңга калып керә башлады инде. Һиндстан Россия нефтеннән баш тартты. Башка илләр дә «Совкомфлот» танкерларын кабул итүдән курка дигән хәбәрләр бар. Әлегә Кытай коткара, соңга калып булса да акчасын да түли. Фронт сызыгы сәүдә терминаллары аша да үтә бит монда. Шуңа күрә каршы якны сөйләшүләр өстәле янында җиңәргә тырышырга кирәк булачак. Компромисслар таләп итсә дә, җиңүнең иң отышлы юлы шул.

 


Фикер өстәү