Әфганстан: юллар чатындамы, үргә күтәреләме?

Моннан бер ел элек күпне күргән әфган туфрагында бөек вакыйгалар булып үтте: «Талибан»*, янки гаскәрләренең 20 елга сузылган баскынлыкны туктатып, илдән качуыннан файдаланып, Әшраф Гани җитәкләгән рәсми хакимиятләрнең яхшы коралланган гаскәрләрен сугышсыз диярлек тар-мар итеп, провинция артыннан провинцияне яулады һәм август уртасында Кабулны үз кулына алды.

Озак та тормый илнең барлык төбәкләре, хәтта беркайчан да беркемгә дә баш имәгән дип саналган Пәндҗшер тарлавыгы да талибларга бирелде. Кичәге гыйсъянчылар яшен тизлегендә рәсми хакимиятләргә әверелде. Илдә ислам шәригатен урнаштыруларын игълан иттеләр, шәһадәт сүзләре язылган ак флаг илнең рәсми флагы булды. Исламны байрак итеп күтәргән кичәге партизаннардан бик тиз арада авиациясе һәм калканлы техникасы булган регуляр армия оешты. Ул көннәрдә – августның икенче яртысында Кабулда зур драма уйналды: янкилар тарафыннан дөньяви бозыклыкларга өйрәтелгән әфганлы яшьләр, курчак әфган хөкүмәтенә хезмәт иткән чиновниклар, шәригать идарәсеннән куркып, Кабул аэропортында илдән чыгып качу мөмкинлеге эзләде. Очкычларда урын җитми иде, самолет шассие җыела торган урынга кереп качып очарга теләүчеләрнең газаплы үлемнәре бер генә тапкыр булмады.

Талиблар** иминлек вәгъдә итсә дә, илдән качучылар ышанмады. Американнар фахиш итеп тәрбияләгән бача-бази – яшь әфган гомосексуалистлары үзләренә мәрхәмәт көтә алмыйлар иде. Төрле катлаулардан торган яңа әфган эмигрантлары, үзләрен Көнбатышта ниләр көтәсен белмәгән хәлдә, истерикага бирелеп, илдән качу юлларын эзләде. Глобаль капитализмның алга киткән илләрендә аларны беркем дә кочак җәеп каршы алмады. АКШка хәтта кертмәделәр дә диярлек. Күбесе Якын Көнчыгыштагы махсус лагерьларда үзләренә мәрхәмәт – Европа илләренең ачылуын көтте. Тик Германиягә, Франциягә һәм башка Европа илләренә барып эләккән мөһаҗирләр дә үзләрен җәннәттә хис итә алмады. Әфганстанның элекке элемтә министры Сәйед Әхмәд Шаһ Садаат, әйтик, кесәсендәге акчасы беткәч, Лейпцигта азык-төлек илтүче Lieferando компаниясенә курьер булып урнашты. Илдән буш кесә белән, квалификациясез һәм белемсез чыгып качкан гади әфганлыларның хәлен шуннан күз алдына китерегез инде.

Ел да үтмәде, элекке Әфшраф Гани хакимиятенең эре чиновниклары акрынлап  туган илләренә юл тота башлады. Июнь – июль айларында гына Әфганстанга элекке сенат вәкиле Хәсибулла Калимзай, генерал Дустумның көрәштәшләре – «Төньяк Әфганстан милли хәрәкәте» партиясенең күренекле вәкилләре Низаметдин Кайсари, Рәхмәтула Төркестани, Вәхаб Хаҗи Докухи, элекке президент Әшраф Ганиның киңәшчесе Хәбибулла Әхмәдзай һәм башка күп кенә чиновниклар әйләнеп кайтты. Танылган доктор, онкология чирләре белгече Абдулла Вардак, илгә әйләнеп кайткач: «Мин яман шешкә каршы көрәшү өчен махсус үзәкләр булдырырга дип кайттым», – дип белдерде.

Баскыннардан башка үткән бер ел җиңел булмады, билгеле. Ил хөкүмәтенең бар акчасы Америкада бикләнеп калды. Зур әфган түрәләре, чит илгә качканда, алтын һәм валюта төяп киттеләр. Күпмилләтле илдә милләтара каршылыклар да кискен, дини агымнарның каршылыгы да җитәрлек иде. ИГИЛ*** һөҗүме янкилар кулы астында чакта ук башланган иде. Талиблар** хакимияткә килгәч, дөньяның матбугат кырында американнарның Гыйрактан ИГИЛ*** сугышчыларын Әфганстанга вертолетларда ташуы турында хәбәрләр күренде. Террор һөҗүмнәре еш кабатлана, әмма айдан-айга талиблар, иминлекне гарантияләү өчен зур тырышлык куеп, ярыйсы гына уңышларга ирешәләр иде. Быелгы Корбан бәйрәмен Әфганстан озак еллардан соң беренче тапкыр тулы иминлектә уздырды, диделәр. Террор һөҗүмнәре һәм үтерешләр булмады.

Бу юлларның авторы «Талибан»га* симпатия дә, антипатия дә белдерми. Яңа хакимиятләргә объектив бәя бирергә җитәрлек мәгълүмат юк бездә. Әмма бер нәрсә хак: талиблар актив тышкы сәясәт алып баралар, Кытай һәм Россия кебек дәүләтләр белән дә, Урта Азия илләре белән дә, Япония кебек технологик гигантлар белән дә актив элемтәләр урнаштыралар һәм хезмәттәшлекне җайга салырга тырышалар. Хәтта башында Вашингтон торган Көнбатыш коалициясенең үзләренә каршы озак еллар сугыш алып барган илләре белән сөйләшүләр өстәленә утыру һәм хезмәттәшлек турындагы тәкъдимнәр белән чыгу да – алар өчен гадәти күренеш. Мәскәүнең Әфганстанга рәсми позициясе Россиянең Әфганстандагы махсус вәкиле Замир Кабуловның соңгы көннәрдә генә ясаган белдерүендә чагыла: «АКШ тарафыннан урланган 7 миллиард долларны кайтарып бирүне таләп иткән Муттакины (Әфганстанның тышкы эшләр министры вазифасын үтәүче, «Талибан»* хәрәкәтенең лидерларыннан берсе) хуплыйм. Һәр гражданины көнгә 1 доллардан кимрәк акчага яшәгән илдән 7 миллиардны урлау – җинаять», – диде ул. Кремль соңгы вакытларда гына Әфганстанга берничә миллиард долларлык ярдәм вәгъдә итте. Гуманитар ярдәм төягән беренче кәрваннар Кабулга барып җитте инде.

Әфганстанда матди тормыш, чынлап та, бик авыр булып кала бирә. Әмма яңа хакимиятләр икътисадны торгызу өчен зур эш алып бара. Яңа электр станцияләре ачыла, җитештерү цехлары сафка баса, инфраструктура проектлары тормышка ашырыла. Балх провинциясендә әле үткән атналарда гына 285 километр озынлыктагы сугару каналы ачылды.  Социаль проблемаларны уңышлы хәл итү омтылышы да көчле. Июль аенда зур бер гыйльми җыелыш уңаеннан юллар бикләнү сәбәпле, Кабул муниципалитеты кешеләрне бушлай йөртү өчен автобуслар бирде. Корбан бәйрәме көнне безинны арзан бәядән сатуны оештырдылар.

Талибанга* аның элекке дошманнарының бүгенге карашы да кызык. Күптән түгел генә югары дәрәҗәдәге америкалы дипломатларның бер төркеме Байден администрациясен Әфганстан белән хезмәттәшлек итәргә чакырды. «Талиблар** хөкүмәтенең түнтәрелүе АКШ мәнфәгатьләренә җавап бирми, ә Әфганстан белән идарә итәрлек башка бер төркем дә юк», – ди алар. Бу фикер моннан 21 ел элек яңгыраган һәм өстенлекне алган булса, зур фаҗига уйналмый калган булыр иде. Әмма нишләтәсең, Әфганстанга зур бер империянең җимерелү стадиясенә старт бирү роле язылган һәм таулы ил ул тарихи миссиясен уңышлы башкарды.

Үткән ел кешелек тарихындагы зур бер эпоха төгәлләнде. Кабулда ислам байрагы күтәрелү яңа эпоханың башы була алырмы, әлегә билгесез. «Талибан»* тирәсендә бүген дә зур мәгълүмат көрәше алып барыла. Әфганстанда аның исеменнән җинаятьләр оештыручы төркемнәр бар. Яңа хакимиятләр аларны күп очракларда фаш итә. «Талибан»ның* үз эчендә хакимлек өчен көрәш баруы, кайвакыт моның кораллы бәрелешләргә дә китерүе турында мәгълүмат та таратыла. Чынмы, фейкмы икәнен ачыклау мөмкин түгел. Әмма бер нәрсә хак: Әфганстан икътисади яктан да, яңа яссылыктагы социаль сәясәт үткәрүе белән дә зур державаларның игътибарын үзенә җәлеп итә. Әле яңа гына Ташкентта Әфганстан буенча халыкара конференция төгәлләнде. Анда егермедән артык ил (шул исәптән АКШ һәм Россия дә), БМО  вәкилләре катнашты. Шунысы кызыклы: конференциядә Әфганстанның элекке флагы күтәрелде. Инде гамәлдән чыккан хакимият символын кулланулары белән җыенны оештыручылар талибларны** вакытлы хакимият итеп күрсәтергә тырыштылар. Әмма барысы да Әфганстанның төбәк өчен дә, глобаль икътисад өчен дә әһәмиятле ил булуын таныдылар. Бердән, ил гаҗәп зур стратегик байлыклар өстендә утыра, икенчедән, ул төньяк белән көньякны тоташтыручы зур транспорт магистрале ролен үтәүгә дәгъва кыла. Соңгы проект – Пакьстан белән Үзбәкстанны тоташтыручы тимер юл гына да зур дивидендлар вәгъдә итә. Товарны хәзерге 35 көн эчендә түгел, 3–5 көн эчендә илтеп җиткерү мөмкинлеге бирә. Юл аша 10 миллион тонна йөк ташылачак дип фаразлана. Аны төзеп бетерү өчен артык күп акча да таләп ителми – бары тик 4,8 миллиард доллар гына икән. Игътибар итик: Согуд Гарәбстаны күккә ашар ике йорт төзүгә 1 триллион доллар акча тотарга җыена.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

* Россиядә тыелган террорчыл оешма.
** Россиядә тыелган террорчыл оешма вәкилләре.
*** Россиядә тыелган террорчыл оешма.

 

 

 


Фикер өстәү