«Талибан»ның* кайтуы

Үткән атнада, бигрәк тә шимбә-якшәмбе көннәрендә дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын Әфганстандагы вакыйгалар җәлеп итте. «Талибан»ның* яшен тизлегендәге һөҗүмнәре һәм баш әйләндергеч җиңүләре дөнья тарихында моңарчы күзәтелгән сугышлар елъязмасында күрелмәгән диярлек вакыйга иде.

Егерме ел дәвамында Европа һәм Азия илләренең киң коалициясенә каршы торган (талибларны* авызлыкларга тырышуда хәтта монгол гаскәриләренә кадәр катнашкан иде) көчнең соңгы сугышчан аккордлары киң яңгыраш алды. НАТО җитәкчелегендәге коалиция әле илдән тулысынча табан ялтыратып та өлгермәде, талиблар заманның иң соңгы таләпләренә туры китереп коралланган курчак Әфган хөкүмәтенең зур санлы гаскәрләренә каршы тиңсез һөҗүм башладылар. Көчләр чагыштырмасын АКШ Президенты Байден сүзләре белән китерик. 8 июль көнне Байден: «Яхшы коралланган 300 мең әфган солдаты, 75 мең талиб*. «Талибан»* Әфганстанны яулап ала алмаячак», – дип белдергән иде. Аек акыл белән фикер йөрткәндә, чынлап та, аның сүзләре рациональ һәм хак булып тоелачак. Америка әфган армиясен коралландыру һәм сугышка өйрәтү өчен 85 миллиард доллардан артык акча тоткан. Курчак хөкүмәткә буйсынган көчләр белән болай да зур сугыш тәҗрибәсе туплаган полководецлар идарә итә. Маршал титулын йөртүче, вакытында Әфганстанның төньягында беркемгә дә буйсынмаган, башкаласы Мазари-Шәрифтә булган 2,5 миллионлык халыкка ия булган «Дустумистан» дип йөртелгән аерым дәүләт тоткан, бу соңгы әфган хөкүмәтендә вице-президент булып торган Абдул-Рәшид Дустум фигурасы гына да ни тора. «Талибан»ның* давыл тизлегендәге һөҗүме Кабулга якынайганда Дустум элиталы гаскәрләр – әфган командосларын үзе җитәкләп Мазари-Шәрифкә китте. Аналитиклар, талиблар*Мазари-Шәрифне ала алмаслар, әфган хөкүмәте шунда төпләнер, дигән фикер әйттеләр. Чынлап та, Дустум гаскәрләренә җиңел коралланган «Талибан»* якын килерлек түгел шикелле иде. Мазари-Шәриф аэродромында 166 хәрби вертолет төзек хәлдә талиблар* кулына төшүен исәпкә алсак, аларга каршы нинди көч торуын чамаларга була. Әмма Дустум бу юлы Үзбәкстан чигендә мөстәкыйль дәүләт тоту бәхетенә ирешмәде. Мазари-Шәриф оборонасы ике тәүлеккә дә бармады. Куркынган элиталы гаскәрләр, талиблардан* качып, Үзбәкстан чигендәге күпергә килеп бөялделәр. Маршал гаскәрләреннән алда ук Ташкентка барып сыенган, үзбәк җитәкчелегеннән үз армиясен канат астына алуны сорый иде. Ташкент куәтле хәрби техникага утырган гаскәрләргә юл ачмады, билгеле.

Ил башкаласы Кабул оборонасы да санаулы сәгатьләргә генә сузылды. Кабул аэропортына ашыгыч рәвештә яңадан Америка гаскәрләре кертелде. Тик бу юлы алар сугышу өчен түгел, дипломатик миссияне эвакуацияләү максатыннан гына кире кайттылар. Байден бер ай элек кенә: «Сез бернинди хәлдә дә Әфганстандагы илчелек түбәсеннән кешеләрне коткарганны күрмәссез», – дип белдергән иде. Америкалылар 1975 елда Вьетнамнан шул рәвешле качканнар: илчелек түбәсеннән кешеләрне вертолетлар белән алганнар иде. Тарих Әфганстанда кабатланды. Әфган хөкүмәтенең соңгы көчләре – элиталы 201 нче бригаданың талибларга* бирелүе белән Кабул операциясенә нокта куелды диярлек. Әфганстан Президенты Әшраф Гани, отставка игълан итеп, илдән чыгып китте. Ул үзе белән 5 миллион евро кәгазь акча алыпкитәргә теләгән, әмма акчаны Президент сараеның вертолет мәйданчыгында ташлап калдырырга мәҗбүр булды, диделәр. Әфганстанның барлык төбәкләре «Талибан»* контролендә бүген. Бу гадәти вакыйга гына түгел, дөнья тарихының яңа бите ачылды һәм без киләчәктә аның белән бәйле зур вакыйгаларның шаһиты булырбыз әле.

Россиянең тышкы эшләр министры Лавров Әфганстанның элекке хөкүмәте белән дә, «Талибан»*белән дә Россиянең яхшы мөнәсәбәттә булуын, шуңа күрә хакимлек алышынуның Мәскәү өчен бернинди дә зыяны юклыгын белдерде. Талиблар* башка дәүләтләр белән яхшы элемтәдә торырга һәм хезмәттәшлек итәргә вәгъдә бирәләр.

Рәшит Фәтхрахманов

*Россиядә тыелган экстремистик оешма

*Россиядә тыелган экстремистик оешма вәкилләре


Фикер өстәү