Барсик маҗаралары: «Моннан соң андый кырын эшләр кылмам»

Җәйге каникулда песиебез Барсикны авылга алып кайткан идек. Башта бик кыенсынып, юаш кына йөргән песиебез бар ай эчендә чын авыл мәчесенә әйләнде. Тычканнар, чыпчык балалары да тотып кайткалый башлады. Кош балалары тотканнан соң үзен бик нык ачуландык. «Моннан соң андый кырын эшләр кылмам», – дигән сыман Барсигыбыз тыңлап торды һәм башка кошлар алып кайтмады. Без Казанга киттек, ә иреккә ияләшкән Барсигыбызның китәсе килмәде. Шуңа иркендә рәхәтләнеп йөрсен дип, җәйгә аны авылда калдырдык. Песиебез белән төрле күңелле хәлләр гел булып тора. Бер көнне әбием, шалтыратып, барыбызны да шаккатырды.

Әбием таң алдыннан уянып китә һәм Барсик та кайтыр вакыт  җитә дип, өй ишеген ачып калдыра. Сөт эчәргә яратмаса да, сөтен, итен, песиләр өчен махсус коры ризыгын салып куя һәм йокларга ята.

Иртән уянып, аш бүлмәсенә чыккач, өч савыттагы ризыкның да ашалып бетүенә аптырый әбием. Чөнки Барсик ашауга бик нәзберек һәм күп ашамый.

Аннары әбием Барсикның йоклый торган урынына  килә дә шакката! Анда Барсигыбыз ике песи баласы белән кочаклашып йоклап ята ди! Гадәттә, ата песиләр нәни песиләрне яратмый, хәтта ашый дип әйтәләр иде. Ә безнең киң күңелле Барсигыбыз яңа дусларын алып кайтып сыйлаган һәм бергәләп ятып йоклаганнар. Әбием әйтә: «Песиебез уянгач, күземә карап, мыраулап, гүя аларның ашыйсылары килгән иде бит, дип аклангандай итте», – ди.

Менә шундый кызык хәлләр бездә. Ә сездә каникул вакытында нинди кызыклар булды?

Рөстәм Гыйниятуллин, Казанның 180 нче күппрофильле полилингваль гимназиясе укучысы


Фикер өстәү