Татарстан Иҗтимагый палатасында йөкле хатын-кызлар өчен “кайнар линия” үткәрелә

29 июльдә Татарстан Иҗтимагый палатасында 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькәчә “Йөклелек һәм бала тудыру чорында медицина ярдәме күрсәтүне оештыру” дигән темага “кайнар линия” үткәрелә. Республикада яшәүчеләр сорауларына Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре һәм Иҗтимагый палата әгъзалары җавап бирәчәк.

Иҗтимагый палатада сәламәтлек мәсьәләләренә багышлап үткәрелүче “кайнар линия”ләрнең дүртенчесе инде бу. Бу юлы ул хатын-кызның, гаиләнең иң мөһим чорларыннан берсенә багышлана.
Хатын-кызларга йөклелек чорында медицина ярдәменең нинди төрләре күрсәтелә, тикшеренүләрнең нинди төрләре үткәрелә, аларны акушерлык стационарларына җибәрүнең тәртибе нинди – Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре һәм Иҗтимагый палата әгъзалары шуларның барысына да бәйнә-бәйнә җавап бирәчәк.

Иҗтимагый палатаның “кайнар линия”сенә (8(800)350-44-72) 29 июльдә 10.00-12.00 сәгатьтә шалтыратырга мөмкин.
Мөрәҗәгатьләр шулай ук 29 июльгә 10.00 сәгатькә кадәр Иҗтимагый палатаның интернет-кабул итү бүлмәсе (https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm) аша кабул ителәчәк.


Фикер өстәү