Россиядә алтын алка-йөзек бәяләре төшәргә мөмкин

Көнбатыш илләре кыйммәтле металлны чит илгә чыгаруга чикләүләр кертте.

Россиядә алтыннан эшләнгән зәркән әйберләре очсызланырга мөмкин. “Россия зәркәнчеләр гильдиясе” генераль директоры Эдуард Уткин шулай дип белдергән. Моның сәбәбен ул Кушма Штатлар, Бөекбритания һәм Европа берлеге дәүләтләре керткән санкцияләргә бәйләп аңлаткан. Бу хакта “Федеральное агентство новостей” яза.

Белгеч әйтүенчә, санкцияләр кертелү сәбәпле Россиянең эчке базарында алтын күбәя. Көндәшлек сәбәпле сатучылар аның бәясен 10-15 процентка киметергә мәҗбүр булачак.

Уткин сүзләренә караганда, Россиядә һәр ел саен 350 тоннага якын алтын чыгарыла. Күпчелек өлеше экспортка һәм Үзәк банк резервына җибәрелә. Менә хәзер, экспорт чикләнү сәбәпле, эчке базар киңәячәк. Бу барыннан да элек бәяләрдә чагылыш табачак.

“Сатучылар әйберне җитештерү бәясен һәм чимал чыгымын бергә кушып, бәя куя. Металл арзанайса, зәркән әйберләре хакы да кимиячәк”, – дигән ул.


Фикер өстәү