Марат Нуриев металлга бәя арту турында: «Баланс кирәк»

Владимир Путин «туры элемтә» вакытында белдергәнчә, төзелеш материалларына бәяне тотрыклы итү өчен, хөкүмәт чаралар күрә. 

– Әлеге вакытта төзелеш белән бәйле төп товарларга бәяләрне тотрыклы итү өчен тиешле карар кабул ителә. Бу сездә дә чагылыш табар дип өметләнәм. Без бу турыда беләбез һәм вазгыять тотрыклы булсын өчен билгеле бер адымнар ясыйбыз, – дип белдерде ул төзелеш материаллары кыйммәтләнү белән бәйле сорауга җавап итеп.

Аның сүзләренчә, бәяләр күтәрелү дөнья базарында күпчелек товарларның, аерым алганда, металлның кыйммәтләнүе белән бәйле.

КФУның Идарә итү, икътисад һәм финанслар институты профессоры Игорь Кох фикеренчә, төзелеш материаллары бәяләрен алдан фаразлавы авыр.

– Миңа калса, аларга бәя ихтыяҗ кими башлагач кына төшәргә мөмкин. Чөнки металл, агач конструкцияләр узган ел һәм быел төзелеш эшләре бик зур тизлек белән үсә башлагач кыйммәтләнде. Икенче сәбәбе – ташламалы кредитлар һәм ипотека кредитларының ставкалары кимү иде, – диде икътисад белгече.

Сүз уңаеннан, Владимир Путин, санкцияләргә карамастан, Россиянең икътисади суверенитеты артуын белдерде. Аның сүзләренчә, ил икътисады санкцияләргә яраклаша, хәтта кайбер очракларда файдага да булган.

– Россия хөкүмәтенең һәм коммерция секторының гомуми бурычы кыскарды, – диде Илбашлыгы.

Дәүләт Советы депутаты, «Уңайлы Йорт» идарәче компания»се генераль директоры Марат Нуриев әйтүенчә, металлга бәя артуны тотрыклы итү өчен хөкүмәт чаралар комплексын кабул итте.

– Металлга сорау һәм бәя арту бөтен дөньяда күзәтелде һәм монда баланс кирәк. Металл җитештерә торган компанияләргә товарны чит илгә чыгару гына файдалы булмыйча, төзелеш, оборона заказлары һәм сәнәгать өлкәсендә эчке базарга ярдәм итү дә алар өчен отышлы булсын иде. Шуңа күрә чаралар комплексына эчке базарда билгеләп куелган бәяләр буенча озак вакытлы контрактлар, кара металл ломнарын чыгару өчен вакытлыча экспорт салымын булдыру һәм металл продукциясен эчке базар өчен мөһим товарлар исемлегенә кертү буенча Россия Хөкүмәте карары проектын әзерләү керә, – диде Марат Нуриев.


Фикер өстәү