Марат Әхмәтов район редакцияләренә 300 әр мең сумнан 5 грант тәкъдим итте

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов район газеталарына 300 әр мең сумнан 5 грант тәкъдим итте.

«Июль башыннан башласак, пилот проект дип күз алдына китерәм. 300 әр мең сумнан 5 грант тәкъдим итәм. Ел азагында нәтиҗә ясарбыз. Киләсе елга да игълан итәрбез. Тирән өйрәнелгән проект түгел әлегә, экспромт рәвешендә керә. Нигезләмәсен эшләп, районнарга җиткерсәгез иде», — диде Марат Әхмәтов Болгарда узган семинарда.

Марат Әхмәтов чыгышында журналистларга авыл гаиләләре, мәктәпләр, балалар бакчалары тормышы турында күбрәк язарга өндәде.

Болгар ислам академиясендә «Татмедиа» АҖ филиаллары җитәкчеләре һәм баш редакторлары өчен «Милли массакаүләм мәгълүмат чараларын үстерү буенча иң яхшы практикалар» семинары узды. Баланс комиссияләре йомгаклары буенча 2021 елның I яртыеллыгына нәтиҗәләр чыгарылды.


Фикер өстәү