Дмитрий Романов: «Су, электр, җылылык белән тәэмин итү челтәрләре ремонтлауга мохтаҗ»

Владимир Путин, кайбер шәһәрләрдә су белән тәэмин итү системаларының тузганлыгы турындагы сорауга җавап итеп, төбәкләргә проектларны үз вакытында әзерләү һәм хөкүмәт алдында яклау бурычын куйды.

– Бездә торак-коммуналь хуҗалык системасына Илкүләм муллык фондыннан (Фонд национального благосостояния) 150 млрд сум акча каралган. ДОМ.РФ аша тагын 150 млрд сум һәм инфраструктурага гомумән 500 млрд сум бүленгән. Төбәкләргә тиешле тәкъдимнәр әзерләргә, хөкүмәткә мөрәҗәгать итәргә һәм үз тәкъдимнәрен якларга гына кирәк, – диде Президент.

Путин билгеләп үткәнчә, җирле хакимият еш кына коммуналь ресурсларга тарифлар үсешен тоткарлый.

– Күп кенә гражданнарның чын керемнәре кимегәч, тарифларны күтәрү һәм түләүләрне арттыру – бик катлаулы карар, – диде ул.

«Татарстанның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль буенча төбәк үзәге» башкарма директоры, Татарстанның Иҗтимагый палатасы әгъзасы Дмитрий Романов әйтүенчә, Россиянең һәр субъектында, шул исәптән безнең республикада да ремонт таләп итүче челтәрләр бар.

– Ел саен коммуналь хезмәтләргә түләү арта. Июльдә дә бәяләр күтәреләчәк. Акчаның бер өлеше инвестиция программасына керәчәк. Су, электр, җылылык белән тәэмин итү челтәрләре ремонтлауга мохтаҗ. Алдагы елларда республикада модернизацияләү узган иде инде. Котельныйлардан баш тартып, һәр йортка җылылык казаннары кую да эшне җиңеләйтте, – диде Дмитрий Романов.

Шуңа күрә, аның сүзләренчә, әлеге мәсьәлә һәрвакыт актуаль, чөнки торак-коммуналь өлкә үз эченә күп юнәлешләрне ала.

– Тарифлар да төрле җирдә төрлечә, – ди ул. – Шуңа күрә билгеле бер «юл картасы» булырга тиеш. Бездә ул бар да инде, эшләр дә күп эшләнелә. Тик монда бит акча, финанслау мәсьәләсе дә бар. Хезмәте дә, акчасы да күп кирәк. Кешеләр күпкатлы йортларда гына яшәми бит. Шәхси секторлар да бар. Аерым алганда, газ кертелмәгән бистәләр турында әйтергә кирәк. 2022 елга кадәр аларның исемлекләре барланачак. Һәм аларга газ кертү өстенлекле бурычларның берсе булып тора.


Фикер өстәү