Кайда безнең сыйныф?

Яңа мәктәпләр ачыла, ә татар сыйныфлары кайда? Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында  Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов әнә шундый сорау бирде. Ул министрлыкка бу мәсьәләгә карата игътибарны көчәйтергә киңәш итте.

Министр урынбасары Алсу Әсадуллина  узган ел  республикада тормышка ашырылган программалар турында сөйләде. Шулай ук  быел  мәктәп-бакчаларга кертелгән яңалыклар белән таныштырды. Арада бердәм дәреслекләр, программаларга кагылышлысы да бар. Урынбасар  тәрбия эшенә игътибар бирелүен дә билгеләп үтте. Ятимнәр темасы да читтә калмады. Узган ел 600 фатир бирелсә, быел  бу санны 900дән арттырмакчылар.

Депутатлар арасында яңа мәктәпләргә укытучыларны ничек жәлеп итәргә җыенулары турында сораучылар да булды. «Башка төбәкләрдән укытучыларны китерү, тулай тораклар төзү каралмаганмы?» – дип тә сорадылар.

– Кадрлар кытлыгы бакчадан ук башлана. Укытучыларны җәлеп итү проблемасы бар. Быел педагогия уку йортларын тәмамлаган физика, математика укытучыларының барысы да мәктәпкә барган очракта да кытлыкны япмый, – диде Алсу Әсадуллина.  Ә укытучыларга тулай тораклар төзү тәкъдимен хуплады.

Марат Әхмәтов исә Алсу Әсадуллина чыгышында республикада мәгариф тармагына шактый акча бүленеп бирелүен, әмма мәгарифнең моңа ничек җавап бирүе, сыйфат ягы турында мәгълүмат җитеп бетмәвен әйтте. Чыгышны  тулыландырырга кирәк, диде.

 

– Мине милли мәгариф мәсьәләсе борчый. Министрлыкның битараф түгел икәнлеген беләм. Туган телне мәҗбүри укытып булмый. Әмма  министрлыкны, мәктәпләрдә милли мәгариф эше аксый, дип тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Милли мәгарифкә ихтыяҗ булсын өчен милли мохит булырга тиеш, – диде Марат Әхмәтов. – Мәктәпләрдә, уку йортларында милли мәгарифнең торышы мәктәпнең эшчәнлегенә бәя куймый. Чөнки татар теле һәм әдәбиятыннан бердәм республика имтиханын тапшырмасаң да була. Бу сынауны сайлаучылар аз. Быел аны 8 укучы бирде. Узган ел берәү генә иде. Мәктәп директоры, мәгариф бүлекләре, методик үзәкләр, Мәгарифне үстерү институты мәктәпләрдәге милли эчтәлеккә контрольне көчәйтсен иде.

Мәктәп директоры, урынбасарлар, методистлар  ничә тапкыр татар теле   дәресенә кереп карады икән? Методик үзәктә эшләүче белгечләр дәресләрдә ни дәрәҗәдә актив катнаша? Менә шундый сорауларны да  бирде Марат Әхмәтов.

Үзенең укытучы малае икәнлеген дә искә төшерде. Ул, әти-әнисенең, мәгариф бүлегеннән инспектор килеп, дәрескә керә, ачык дәрес бирәсе бар, дип әзерләнгәнен хәтерли.

– Бүген татар теле һәм әдәбияты дәресләренә беркем дә керми, диләр. «Синең хезмәтең кемгә кирәк?» – дигән сорау туа. Әгәр беркемгә дә кирәк түгел икән, хезмәтемә мөнәсәбәтем дә шуңа тиңдәш булачак. Үзәктән эчке контрольне көчәйтсеннәр иде, – диде ул.

Ул шулай ук милли мәктәпләрнең узган гасырның туксанынчы елларында милли күтәрелеш чорында оешуын әйтте. Болар – 70–80 нчы елларда ук төзелгән биналар. Марат Әхмәтов фикеренчә, алар заман мәктәбе белән көндәш була алмый.

– Республикада  быел 11 яңа мәктәп ачылса, шунда ничә татар сыйныфы ачылды икән? 2019, 2020, 2021 елларда Казан, Чаллыда төзелгән яңа мәктәпләрдә («Адымнар»ны санамасак) бары бер генә татар сыйныфы  оешкан. Сүз 1 нче сыйныфларга укучылар кабул итү турында бара. Бу мәсьәләгә дә игътибарны арттырырга кирәк. «Тел кемгә кирәк ул?» – дигән сәбәп табып, бу мәсьәләдә качып йөрергә ярамый. Әти-әни өчен мәктәп сайлаганда   уку йортының  җиһазландырылган булуы да мөһим. Әгәр «Ф»  сыйныфына кадәр укучылар туплап, бер татар сыйныфы да ачылмаган икән, моңа риза булырга ярамый, – диде ул.

Сәрия Мифтахова

 

 

 


Фикер өстәү