Татарстанда түләүле юлларда ташламалы бәядән яки бушлай йөрү кагыйдәләре билгеләнәчәк

Татарстанда түләүле юлларда йөргән өчен түләү тәртибе үзгәрә. Аңа “ташламалы һәм бушлай йөрү” дигән яңа пункт кертелә. Татарстан Хөкүмәте карары проектында (республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы эшләгән) шул күздә тотылган.

Ташламалы бәядән яки бушлай йөрергә тиешле автомобильләрне, дәүләт номерлары нигезендә, фото яки видео сурәтләре буенча, а махсус транспорт чараларын, шул исәптән “Ашыгыч ярдәм”, полиция, авария хезмәтләре машиналарын – шулай ук махсус ут һәм тавыш сигналлары, транспортның төсе буенча да таныячаклар.

Ташламалы яки бушлай йөрү шулай ук гомуми файдаланудагы транспортка (такси, шәһәрара һәм халыкара автобуслардан тыш), мәктәп автобусларына, балаларны экскурсияләргә, башка чараларга алып баручы транспортка кагылачак.

Документ, коррупциягә каршы экспертиза үткән очракта, 2024 елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк.


Фикер өстәү