Премьер-министр Алексей Песошин Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты

Бүген – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Бу уңайдан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин газета аша мөрәҗәгать белән чыкты.

“Ел саен 9 декабрьдә, Берләшкән Милләтләр Оешмасы генераль ассамблеясе карары нигезендә, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә, – диелә мөрәҗәгатьтә. – Бу дата бөтен дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын әлеге проблемага җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Коррупция теләсә кайсы җәмгыятьнең тотрыклы социаль-икътисади үсешенә киртә булып тора. Ул һәр илнең өстенлекле стратегик бурычларын тормышка ашыруга яный.
Россия Федерациясендә Коррупциягә каршы көрәш буенча илкүләм стратегия һәм илкүләм планнар тормышка ашырылып килә. Җәмгыятьтә әлеге күренешкә карата нәфрәт булдырыла. Шуның белән беррәттән, законнар камилләштерелә, нәтиҗәдә коррупцион җинаятьләр буенча җаваплылык арта.
Коррупциягә каршы көрәштә гражданлык җәмгыяте институтлары мөһим буын булып тора. Аларны коррупцияне кисәтү эшчәнлегенә җәлеп итү зур гына нәтиҗәләргә китерә. Республикада иҗтимагый оешмалар хезмәт урынында үз-үзеңне тотуга һәм мәнфәгатьләр бәрелешен җайга салуга карата таләпләрне үтәү, коррупциягә каршы көрәш буенча эшне җайга салу комиссияләре эшчәнлегендә актив катнаша. Халыкны һәм хезмәткәрләрне коррупция мәсьәләсендә хокукый яктан агарту максатыннан чыгып, уртак конференцияләр, очрашулар, “Түгәрәк өстәл”ләр һәм фәнни-гамәли семинарлар уздырыла. Быел коронавирус инфекциясе таралуга бәйле кыенлыкларга карамастан, иҗтимагый оешмалар катнашында, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 400дән артыграк чара үткәрелде.
Коррупциягә каршы чараларның мөһимлеге ришвәтнең аянычлы нәтиҗәләре белән көрәшүгә түгел, ә иң элек вазыйфаи затларның нәфесен юкка чыгарырдай социаль-хокукый база булдыруга бәйле. Татарстанда бу җәһәттән санлы форматка күчү зур роль уйный: “Электрон Татарстан”, “Халык контроле”, мәгариф оешмаларына чиратларның электрон системасы, юлларны күзәтү камералары системасы уңышлы эшләп килә.
Әлеге чаралар республикада коррупцияне нык кына киметү мөмкинлеге бирде. Бу эш алга таба да дәвам иттереләчәк. Татарстан киләчәктә дә ачыклык, намуслылык һәм гаделлелек үрнәген күрсәтәчәк. Ә бу эшне бары тик уртак тырышлык белән генә башкарырга мөмкин”.


Фикер өстәү