25 яшьлек егетнең коронавирус белән авырган 7 туганы үлгән

Баскетболчы Карл-Энтони Таунс коронавирус аркасында 7 якын кешесен югалткан. Бу хакта ул инстаграмда хәбәр иткән.

Спортчының коронавирустан әнисе һәм ике абыйсы вафат булган.
«Әни киткәннән бирле мин бер тапкыр да нормаль психологик халәттә булмадым. Баскетбол минем өчен терапия булып хезмәт итә дип тә әйтә алмыйм. Чөнки әнидән соң тагын 6 туганымны югалттым. Мин хәзер ничек яшәргә тиеш?» — дигән ул.
Спортчының әнисе апрельдә үлгән булган. Анда коронавирус булуы үлгәч кенә ачыкланган.


Фикер өстәү