Британиянең яңа монархы үзенә Карл III исемен алган

Британиянең яңа монархы – королева Елизавета II нең улы Чарльз үзенә Карл III исемен алган. Бу хакта илнең премьер-министры Лиз Трасс белдергән, дип яза “РИА Новости”.

“Британия таҗы бүген король Карл III кә күчә”, – дигән Трасс.

Аның әйтүенчә, королеваның үлеме ил өчен дә, дөнья өчен дә шокка әйләнгән. “Королева Елизавета Бөекбританиянең рухы-җаны иде, һәм ул безнең белән сакланачак”, – дип белдергән премьер-министр.
Трасс билгеләп үткәнчә, Елизавета II вафатыннан соң Бөекбритания яңа дәвергә керә. “Яңа король тирәсендә берләшергә кирәк”, – дигән Трасс.

Чарльз тәхет варислыгы советы утырышында рәсми төстә монарх буларак игълан ителәчәк.


Фикер өстәү