Кремльдә Путинның Елизавета II не җирләүдә катнашмаячагын әйткәннәр

Кремль Россия Президенты Владимир Путинның Британия королевасы Елизавета IIне җирләүгә баруын күздә тотмый. Дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков журналистларга шулай дип белдергән, дип яза РБК.

Алайса җирләүдә Россиядән кем катнашачак? Песков бу сорауга: “Әлегә мәгълүм түгел, барысын да король сарае яки хакимияттәгеләр игълан итәргә тиеш”, – дигән.

“Россия, зирәклеге һәм абруе өчен, Елизавета IIгә карата ихтирамлы мөнәсәбәттә булды. Хәзер халыкара мәйданда мондый сыйфатларны бик сирәк кенә очратырга мөмкин”, – дигән ул.

Исегезгә төшерәбез: королева Елизавета II 8 сентябрьдә 96 яшендә вафат булган. Бөекбританиядә 10 көнлек матәм башланган. Королеваның улы – 73 яшьлек принц Чарльз, автомат рәвештә корольгә әйләнеп, үзенә Карл III исемен алган.


Фикер өстәү