Полиция хезмәткәрләре ел башыннан бирле 9 меңнән артыграк сәрхуш йөртүчене тоткарлаган

Полиция хезмәткәрләре ел башыннан бирле – 8 ай эчендә сәрхуш килеш рульгә утырган 9 меңнән артыграк кешенең юлына төшкән. ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов әйтүенчә, 715енең инде моңарчы да “тозак”ка эләккәне булган.

Исерек йөртүчеләр турында 02 һәм 112 телефоннары, шулай ук ЮХИДИнең телеграм-каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин. Салган баштан рульгә утырган 65 кеше нәкъ менә шундый хәбәрләр ярдәмендә тоткарланган.


Фикер өстәү