Песков Путинның Себерне “тешләп алырга” теләүчеләргә “тешләрен коюны” вәгъдә итүен аңлаткан

Матбугат сәркәтибе сүзләренә караганда, Путин бу сүзләре белән Россиянең башка илләр белән дус булып яшәргә теләвен, әмма акыл өйрәтүләргә һәм ике төрле стандартларга, үз байлыкларына дәгъва кылуга юл куймаячагын әйтергә теләгән.

Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков “Россия 1” каналында “Мәскәү. Кремль. Путин” программасында дәүләт башлыгы Владимир Путинның, Россия үзеннән нәрсәне дә булса “тешләп алырга” маташучыларның “тешләрен коячак”, дигән сүзләренә аңлатма биреп үткән.
Путин моны нинди илләрне күздә тотып әйтте, дигән сорауга, матбугат сәркатибе аның кына җавап бирмәгән. Ул Россиянең беркайчан да беркемгә дә үз байлыкларына дәгъва кылырга мөмкинлек бирмәячәген ассызыклаган. “ Беркемгә дә мөмкинлек бирмәү өчен безнең көч-куәтебез җитәрлек”, – дип өстәгән Песков.

Аның сүзләренә караганда, Путин бу сүзләре белән Россиянең карашын анык кына аңлатып биргән. “Без барысы белән дә дус-тату булырга телибез, әмма бу дуслык, чыннан да, дуслык булырга тиеш. Диктат, алдашу, ике төрле стандартлар түгел, ә чын дуслык. Ә без дус яши беләбез”, – дип искәрткән Песков.
Исегезгә төшерәбез: 20 май көнне Путин Россиянең “Җиңү” оештыру комитеты утырышында ясаган чыгышында, Россия – гаять зур мөмкинлекләргә ия һәм аның җире дөньяда иң зур җир булып кала, дип белдергән. Әмма, Президент әйтүенчә, илнең көче артуга ук аның үсешен тоткарлау өчен сәбәпләр чыга башлый. Әйтик, кемдер хәтта, Себер кебек гаять бай төбәкнең бер генә илнеке – Россиянеке генә булуы гадел түгел, дип әйтергә җөрьәт иткән, дигән ул.

Путин биредә кемне күз уңында тотуын аңлатмаган. “Барысы да безне “тешләргә”, яки бездән нәрсәнедер “тешләп алырга” тели. Әмма алар шуны белеп торсын: болай эшләргә маташучыларның барысының да тешли алмасыннар өчен “тешләрен коеп төшерәчәкбез”, – дип өстәгән ул.

Россия дәүләт эшлеклеләре, аерым алганда, Иминлек советы секретаре Николай Патрушев, Себер – Россиянеке түгел, дигән сүзләрнең АКШның элекке дәүләт секретаре Мадлен Олбрайт авызыннан чыкканлыгын әйткәне бар. Олбрайт үзе дә моны инкарь итми.


Фикер өстәү