Казанда социаль ипотека буенча төзелгән 340 фатирлы йортка күченделәр

Бүген Казанның “Салават күпере” микрорайонында социаль ипотека программасы буенча төзелгән 340 фатирлы йортка күченү булды.

Бюджет өлкәсе һәм предприятиеләр хезмәткәрләре, яшь гаиләләр, ятим балалар, грант алган табиблар һәм авария хәлендәге торактан күченүчеләр шушы яңа торакта яшәячәк.

18 катлы йортны, “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты нигезендә, Дәүләт торак фонды төзегән. Гомуми торак мәйданы 15 мең кв. метр чамасы тәшкил итә. Фатирлар яшәү өчен тулысынча әзер: сантехника, электр плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, электр энергиясе исәпләгечләр, җылылык көйләгечләр белән тәэмин ителгән.

Быел фонд республика шәһәр-районнарында барлыгы 280 мең кв.метр мәйданда 5 159 фатир төзүне күздә тота. Шул ук вакытта ел башыннан җирле Казанда социаль ипотека программасы буенча сафка баскан 3 йортка (982 фатир) күченгәннәр инде. Ел азагына кадәр Дәүләт торак фонды башкалабыз халкына тагын 12 йорт (1932 фатир дигән сүз) төзеп тапшырырга ниятли. Тугыз йорт инде икенче кварталда ук “Салават күпере”ндә пәйда булачак.


Фикер өстәү