Алексей Песошин Әлмәттә социаль ипотека программасы буенча төзелгән яңа йортларны карады

«Яңа торак алу иртәгәсе көнгә ышаныч тудыра, өмет белән планнар кору мөмкинлеге бирә». Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Әлмәттә социаль ипотека программасы буенча төзелгән яңа йортка күченү тантанасында әнә шулай диде.

Ундүрт катлы йорт, «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысасында, Президент каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән. Бу юлы 154 гаиләгә фатир ачкычлары тапшырылды. Аларның барысы да – «Татнефть» компанияләре төркеме хезмәткәрләре һәм социаль ипотека программасында катнашучылар.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкының тормыш шартларын яхшырту зарурлыгын кат-кат әйтә килә. «Халыкны борчыган иң зур проблемаларның берсе – торак белән тәэмин ителү», – дип ассызыклады ул узган ел Дәүләт Советына Юлламасында. Дәүләт торак фонды тарафыннан тормышка ашырылучы социаль ипотека программасы республика халкына чагыштырмача арзан бәядән тораклы булырга ярдәм итә. Кичә, әйтик, Газизовлар гаиләсе шушы программа буенча торак алуга иреште. Өй туен алар 95,1 кв. м мәйдандагы өч бүлмәле фатирда үткәрәчәк. Гаилә башлыгы Раил «Татнефть» җәмгыятенең скважиналарны ремонтлау идарәсе цехында оператор булып эшли. Хатыны Ксения белән бер кыз үстерәләр.
Бигеш урамында социаль ипотека программасы буенча төзелгән бик зур – 436 фатирлы йортның икенче чираты инде бу. Бу юлы файдалануга тапшырылган өч подъезд 154 фатирдан тора. Фатирлар яшәү өчен тулысынча әзерлек дәрәҗәсенә китерелгән. Сантехника, электр плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, электр исәпләгечләр, җылылык көйләгечләр – барысы да бар. Яңа йортның беренче өлеше февраль аенда файдалануга тапшырылган иде. Анда да «Татнефть» компаниясе хезмәткәрләре яши.
Премьер-министр быел республика алдында зур бурыч – файдалануга тапшырыла торган торак мәйданын чама белән 3 миллион кв. метр күрсәткеченә җиткерү бурычы торуын искә төшерде. Ул шулай ук, икътисади кыенлыкларга карамастан, илкүләм проектлар кысаларында барлык республика программалары һәм чараларының сакланып калачагын искәртте.
Премьер-министр хастаханә шәһәрчегендә дә булды. Хөкүмәт башлыгы бирегә, электр челтәренә тоташтырылмыйча, автоном эшли торган троллейбуста килде. Сүз уңаеннан, шәһәргә шундый ун берәмлек электр транспорты кайтарылган. Чыбыксыз троллейбус теләсә кайсы юнәлештә йөри ала. Алексей Песошин район үзәк хастаханәсендә булды. Бүген биредә капиталь төзекләндерү һәм ярдәмче корпус төзү таләп ителә. Моннан тыш Премьер балалар хастаханәсенең яңа хирургия комплексын төзү барышы белән танышты.
Сәфәре ахырында Премьер-министр шәһәрнең чистарту корылмаларында булды. Бүген биредә объектны реконструкцияләү эшләре алып барыла. Ремонт эшләрен ел азагына кадәр төгәлләү күздә тотыла.


Фикер өстәү