Ташкабактан үзенчәлекле һәм бик тәмле рулет ясау ЫСУЛЫ

Кирәк булачак: кечкенә генә ике ташкабак, 4 йомырка, бер бәйләм укроп, бер аш кашыгы каймак, 120 грамм он, 250 грамм чамасы шампиньон гөмбәсе, бераз сыр, тоз, борыч.

1. Ташкабакларны турап, угыч аша чыгарабыз. Суын кул белән җиңелчә генә сыгып алабыз. Укропны ваклап турыйбыз. 4 йомырка сытып, тоз, борыч өстәп, барысын бергә болгатабыз.
2. Онны, иләп, катнашмага салабыз һәм яхшылап болгатабыз. Газ миченең калай табасы төбенә пергамент җәеп, үсемлек мае сылыйбыз һәм камырлы катнашманы шунда тигез катлам барлыкка китереп агызабыз. 20 минутка газ миченә (180 градус) куябыз.
3. Гөмбәләрне ваклап турыйбыз. Каймак белән бераз гына кыздырып алабыз.
4. Ташкабак “җәймәсе”н мичтән алабыз. Уылган сыр сибеп, өстенә кыздырылган гөмбәләрне тигез итеп җәябез. Тагын бераз сыр сибеп, “җәймә”не рулет итеп төрәбез.
5. Рулет өстенә бер-ике телем сыр куеп, 5 минутка газ миченә куябыз. Үзенчәлекле һәм бик тәмле ризык әзер!


Фикер өстәү