Татарстан Президенты Казанда «Сандугач» яңа торак комплексын карады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Салават Күпере» микрорайонында урнашкан «Сандугач» яңа торак комплексында булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин һәм ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Марат Зарипов озатып йөрде.

«Сандугач» ТК төзелеше 2020 елда башланган. Ул 1716 фатирлы 18 торак йорттан тора. Хәзер биредә барлык йортларда да кешеләр яши. Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән яңа төзелешләрдә бюджет өлкәсе һәм предприятиеләр хезмәткәрләре, яшь гаиләләр, грант алган медицина хезмәткәрләре, шулай ук ятим балалар яши.

Барлык фатирлар да яшәр өчен тулысынча әзер, сантехника, электр плитәләре, янгын сигнализациясе сенсорлары, су, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары, җылылык регуляторлары һәм мәгълүматларны читтән торып укуның автоматик системасы белән җиһазландырылган.

Торак комплексы халык фикерен исәпкә алып төзелгән. Шулай итеп, биредә «машинасыз ишегаллары» җиһазландырылган, ә ишегаллары эчендә уен, спорт, яшел зоналар һәм башка ял урыннары урнашкан. Тавышлы ял итү зоналары ишегалларыннан 400 метр читтәге җәяүлеләр бульварына чыгарылган.

Шулай ук Рөстәм Миңнехановка «Салават Күпере» торак районының беренче кварталы төзелеше планын тәкъдим иттеләр. Төзелеш мәйданы 6,5 гектарга җитә, торак мәйданы 104 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Бу барлыгы 2008 фатир дигән сүз.


Фикер өстәү