Беренче балага тиешле пособие 32,7 мең балага бирелгән

2019 елдан республикада «Демография» илкүләм проекты кысасында «Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме» федераль проекты тормышка ашырыла. Татарстан буенча финанслау күләме 5,6 млрд сум тәшкил итә. Шуның 4,2 млрды – федераль, ә 1,4 млрд сум республикасы бюджеты хисабыннан.

Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева әлеге проект кысасында беренче балага түләнә торган пособие өчен гаризаны дәүләт муниципаль хезмәтләренең бердәм порталында электрон рәвештә бирү мөмкинлеген әйтте.

2022 елда бу түләүнең күләме җан башына уртача керемнәре 2022 елга Татарстанда эшкә яраклы халык өчен ике тапкыр яшәү минимумыннан (республикада 2022 елга эшкә яраклы халык өчен яшәү минимумы күләме – 12 896 сум) артмаган гаиләләр өчен 11 476 сум тәшкил итә (Татарстанда 2022 елга балалар өчен яшәү минимумы күләме). Быел ул 32,7 мең балага түләнгән.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү