Казанда 288 гаилә “Сандугач” торак комплексында яңа фатир ачкычлары алды

Аларга яшәү өчен тулысынча әзер булган социаль ипотека фатирлары бирелә.

Бүген “Сандугач” торак комплексында (“Салават Күпере”нең икенче кварталы) № 2-5-1 (М. Гәрәев ур., 3), № 2-5-2 (М. Гәрәев ур., 3Б) и № 2-5-3 (ул. М. Гәрәев ур., 3А) йортларында яшәячәк гаиләләргә яңа фатир ачкычларын тапшыру тантанасы узды.

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән йортларда бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, предприятиеләр хезмәткәрләре, күп балалы һәм яшь гаиләләр, медицина хезмәткәрләре, шулай ук ятимнәр яшәячәк.

Ике подъездлы, 9 катлы № 2-5-1 йортта 72 фатир урнашкан. Фатирларның гомуми мәйданы (36сы – ике бүлмәле, 36сы – өч бүлмәле) 4,8 мең кв. метр тәшкил итә.
Ә инде бер подъездлы, 9 катлы № 2-5-2 һәм № 2-5-3 йортларның һәркайсында – 108әр фатир (54е – бер бүлмәле, 45е – ике бүлмәле, 9ы – өч бүлмәле). Һәр йортта фатирларның гомуми мәйданы 5 мең кв.м тәшкил итә.

Барлык фатирлар яшәү өчен тулысынча әзер: сантехника, электр плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, исәпләгечләр белән тәэмин ителгән.

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Марат Зарипов әйтүенчә, “Сандугач” торак комплексы 18 йорттан (барлыгы 1716 фатир) торачак. Комплексның тәүге тугыз йортына (576 фатир) беренче яртыеллыкта күченгәннәр. Бүген өч йорттан фатир ачкычлары тапшырылды. Калган алты йорт ел азагына кадәр төзелеп бетәчәк.


Фикер өстәү