Балык Бистәсе районында җитәкчелек алмашынды

Бүген Балык Бистәсе районы Советы карары нигезендә, район хакимияте башлыгы Илдар Таҗетдиновның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды. Карар аның үз теләге белән отставкага китүенә бәйле.

Илдар Таҗетдинов 2018 елдан бирле Балык Бистәсенә җитәкчелек итте. Алга таба ул “Алабуга” махсус икътисади зонасы дирекциясендә эшләячәк.

Район Советы эшендә Татарстан Президенты Администрациясе җитәкчесе Әсгат Сәфәров катнашты. Ул Илдар Таҗетдиновның Балык Бистәсе районы хакимияте башлыгы вазыйфасындагы эшен уңай бәяләде. Илдар Таҗетдинов Татарстан Президенты Указы нигезендә “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.
Балык Бистәсе районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкару Радик Исламовка йөкләнде. Ул моңа кадәр Чистай шәһәрендә “Квест” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры вазыйфасында эшләгән. Әсгат Cәфәров билгеләп үткәнчә, Радик Исламов хуҗалык эшендә зур тәҗрибәгә ия. Үзен җаваплы, иҗтимагый яктан актив җитәкче буларак таныткан. Өч чакырылышта Чистай шәһәр Советы депутаты булып эшләгән.


Фикер өстәү