Казанда РКБ һәм ДРКБ янәшәсендә яңа хәрби госпиталь ачылды

Казанда яңа хәрби госпиталь ачылды. 150 урынга исәпләнгән медицина үзәге Рәис Гәрәев урамында – РКБ һәм ДРКБ янәшәсендә урнашкан. “Хәрби-төзелеш компаниясе” белгечләре аны бер ел эчендә төзеп, кирәкле барлык медицина җиһазлары, мебель белән тәэмин иткән. Казан хәрби госпитален ачу тантанасында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Россия Кораллы Көчләре Генераль штабы җитәкчесе – Россия оборона министрының беренче урынбасары, армия генералы Валерий Герасимов катнашты.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Казан хәрби медицинасы бай тарихка ия. XVIII гасыр башында, Петр 1 указы нигезендә, Казанда хәрби госпиталь төзелә. Ул бер гасырдан артыграк вакыт дәвамында Россиянең иң зур хәрби-дәвалау учреждениесе булып тора. Шушы вакыт эчендә Казанның танылган барлык галим-медиклары биредә хезмәт куя.

– Хәрби медицина тарихы дәвам итә. Яңа хәрби госпиталь – заманча барлык таләпләргә җавап бирердәй күп профильле медицина оешмасы. Анда хәрби хезмәткәрләрне, хәрби пенсионерларны, шулай ук Оборона министрлыгының медицина учреждениеләрендә медицина ярдәме алуга хокуклы башка кешеләрне дәвалау өчен барлык шартлар тудырылган, – дип басым ясап әйтте Премьер-министр. Республика Хөкүмәте башлыгы яңа хәрби-медицина үзәгенең РКД һәм ДРКБ янәшәсендә төзелүен, шул рәвешле зур сәламәтлек саклау кварталының бер өлеше булып торуын искәртте.

Валерий Герасимов билгеләп үткәнчә, Оборона министрлыгы сәламәтлек саклау системасын ныгытуны аерым контрольдә тота. Аның әйтүенчә, узган елның 9 аенда гына да министрлыкның хәрби-төзелеш комплексы көче белән Россиянең 27 төбәгендә 30 дәвалау үзәге (барлыгы 3 мең урынга) ачылган.
Госпитальнең диагностика комплексында 120 ятак-урынга исәпләнгән көндезге стационар, клиника-диагностика лабораториясе, шулай ук кабул итү, стоматология, нурланыш диагностикасы, физиотерапия бүлекләре булдырылган. Дәвалау корпусында исә операцияләр ясау, хирургия, терапия, неврология, тән тиресе авырулары бүлекләре, шулай ук бер сменага 250 кешене кабул итү мөмкинлеге бирердәй поликлиника урнаштырылган. Медицина үзәгенең 30 урынга исәпләгән йогышлы авырулар корпусы да бар.

Госпиталь аварияләр, һәлакәтләр һәм локаль хәрби конфликтларда зыян күрүчеләргә чиктән тыш ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлегеннән чыгып төзелгән. Биредә авиация транспорты белән китерелгән яралыларны да кабул итәчәкләр.


Фикер өстәү