Фарш белән флотча макарон, ысланган чи колбаса, йомырка тәбәсе, йомырка белән макарон, фаршланган коймак һәм форшмакны мәктәп менюына кертү тыела. Бу хакта «Российская газета» сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
Хәбәрдә шулай ук әлеге продуктларның мәктәптә инде утыз елдан артык тыелуына да басым ясалган. Шулай ук мәктәп менюсына ашказаны-эчәк трактының лайлалы тышчасы ялкынсынуына сәбәпче булган ризыклар һәм ашлар, тоз һәм шикәр күләме югары булган продуктлар (шул исәптән газлы эчемлекләр), составында терлек майлары булган азык-төлек кертелергә тиеш түгеллеге искәртелә.
Шул ук вакытта, менюда иртәнге ашка туры килә торган ризыкларга — боткалар, эремчекле һәм йомыркалы ашамлыклар, яшелчә һәм җиләк-җимеш, кайнар эчемлекләр, төшке ашка – яшелчәдән әзерләнгән кабымлыклар, кайнар (җылы) ашлар, ит һәм балык ризыклары, ит запеканкалары һәм яшелчә, ярмадан әзерләнгән гарнирларга өстенлек бирелә.
Тәкъдим ителгән барлык ризыкларның да термик эшкәртү узмавы искәртелә.