Очрашу Казан Кремленең Губернатор сараенда узды.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Владимир өлкәсе арасындагы хезмәттәшлек 2021 елда имзаланган төбәкара килешү кысаларында үсә дип сөйләде. Төбәкләр арасында кара-каршы товарлар китерү киң номенклатурага ия. 2025 елда төбәкара товар әйләнеше 23,1 млрд сум дәрәҗәсендә теркәлгән. Татарстан Владимир өлкәсенә нефть продуктлары, медицина җайланмалары, автотранспорт чаралары, резина эшләнмәләр, тукымалар җибәрә. Владимир өлкәсеннән азык-төлек продуктлары, көнкүреш техникасы, җиңел сәнәгать продукциясе, зәркән әйберләре һәм башкалар китерелә.
Алга таба хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре дип машина төзелеше, үзара азык-төлек товарлары китерү, авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек аталды. «Татарстан сәнәгать өчен кадрлар әзерләү, цифрлаштыру, уңайлы шәһәр мохите булдыру, туризм кластерын үстерү буенча тупланган тәҗрибәне тапшырырга әзер", - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
Гуманитар өлкәдә хезмәттәшлекне киңәйтү юллары аерым каралды. "Сезнең студентларның бездә укулары бик күңелле. Казан һәм Владимирның бай тарихы бар, мәдәниятебезне саклап калу бик мөһим. Моннан тыш, хәзерге вакытта Владимир өлкәсендә якынча 7,3 мең татар яши", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Александр Авдеев үз чиратында республика җитәкчелегенә чакырулары өчен рәхмәт белдерде.
"М12 трассасы безне тагын да якынайтты. Хәзер килеп җитү җиңелрәк, инвестицияләр һәм туристлар җәлеп итү буенча зур перспективалар ачыла. Безнең төбәкләр арасында мөнәсәбәтләр җайга салынган инде, әмма эшлисе нәрсәләр бар әле", - диде Александр Авдеев.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез