Питрәч районының Башкарма комитетын Рәис Сөләйманов җитәкләячәк

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Питрәч муниципаль районы Советының чираттан тыш 41 нче утырышында катнашты. Утырышта Рәис Сөләйманов башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары вазыйфасына билгеләнде.

Билгеле булганча, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Питрәч районы башлыгы Илһам Кашаповны Татарстанның Белоруссиядәге вәкиллеге җитәкчесе вазыйфасына күчерү турында карар кабул иткән иде. Шуңа бәйле рәвештә Илһам Кашапов район Советына башлык вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гариза кертте. Шулай ук район Советына Башкарма комитет җитәкчесе Вадим Никитинның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гариза килде. Ә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары вазыйфасына Рәис Сөләйманов билгеләнде.

Алексей Песошин Илһам Кашаповка Питрәч районы башлыгы вазыйфасындагы нәтиҗәле эше өчен рәхмәт белдерде һәм яңа җаваплы вазыйфасы белән котлады. Ул ассызыклаганча, Татарстан белән Минскины тыгыз эшлекле, икътисадый элемтәләр һәм социаль өлкәдә хезмәттәшлек бәйли. Соңгы елларда Беларусь республиканың тышкы сәүдә партнерлары арасында лидерлар рәтенә керә. Күптән түгел «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры программасы кысаларында Беларусь Президенты Александр Лукашенко Казанга эш сәфәренә килгән иде. Аның республика Рәисе белән очрашуы барышында Рөстәм Миңнеханов республикаларыбыз арасында алга таба хезмәттәшлекне киңәйтү буенча бурычлар куйды. Алексей Песошин Илһам Кашаповка «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, Рәис Сөләймановның кешеләр, хезмәт коллективлары белән эшләү тәҗрибәсе зур. «Ул үзен эшлекле генә түгел, социаль җаваплы җитәкче буларак та танытты. Актив иҗтимагый эш алып бара, ике чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды, үз сайлаучыларының күп кенә мөрәҗәгатьләрен уңышлы хәл итүгә ярдәм итте. Ул үзенә йөкләнгән бурычларны уңышлы хәл итәр дип ышанам», – диде Премьер-министр.

Аннары депутатлар Рәис Сөләймановка Питрәч районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаруны йөкләү тәкъдимен хупладылар. Шулай ук утырышта Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан итү турында карар кабул ителде, конкурс комиссиясе төзелде.

Рәис Әхтәм улы Сөләйманов 1969 елда Татарстан Республикасының Октябрь (хәзерге Нурлат) районының Чулпан авылында туган. 1993 елда Казан дәүләт технология университетын (инженер-химик-технолог), 2001 елда Казан финанс — икътисад институтын (менеджер) тәмамлый. Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты. 2010 елдан — «Агроинвест» идарәче компаниясе ябык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры.


Фикер өстәү