Татарстан Әзербәйҗан компанияләре белән хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләсен карый

16-17 апрельдә Татарстан Республикасы делегациясе (аңа төбәк министрлыклары, ведомстволары һәм предприятиеләр вәкилләре кергән) – Әзербәйҗан Республикасында. Биредә “Халыкара кооперация һәм экспорт илкүләм проекты” кысасында чара уздырыла, дип хәбәр итә республика Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы.

Эшлекле сәфәр барышында Әзәрбайҗан энергетика министры урынбасары Камал Аббасов, “AZPROMO” директоры Юсиф Абдуллаев, Россиянең Әзәрбәйҗандагы Гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Михаил Евдокимов, Әзәрбәйҗанның икътисадый зоналарын үстерү агентлыгы идарәсе рәисе Сеймур Адыгезалов белән очрашулар үткәрелгән.

“Әзәрбәйҗан белән мөнәсәбәтләрне ныгыту – Татарстанның тышкы икътисадый эшчәнлегендә мөһим юнәлеш. Үзара даими багланышлар хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксыну турында сөйли. Шул ук вакытта Татарстан белән Әзәрбәйҗан арасындагы элемтәләр сәүдә-икътисадый өлкә белән генә чикләнми, халыкларыбызның мәдәни охшашлыгын да онытмаска кирәк”, – дигән республика сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.

“Халыкара кооперация һәм экспорт” илкүләм проекты яңа икътисадый элемтәләр булдыруга һәм Россиядә җитештерелә торган товар экспортын үстерүгә юнәлдерелгән. Илкүләм проектлар, Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла.


Фикер өстәү