“Алабуга” махсус икътисадый зонасы гадәттәгечә эшли, дип белдергән Алабуга районы хакимияте башлыгы. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.
“Иң элек җимерелүләр һәм зыян күрүчеләрнең юклыгын хәбәр итәм. Хокук саклау органнары урында кирәкле чаралар уздыра”, – дип язган Рөстәм Нуриев.
Аның мәгълүматларына караганда, махсус икътисадый зонада хезмәткәрләр иминлеген тәэмин итү чаралары күрелгән. Шәһәрдәге вазгыять контрольдә тотыла. Бернинди дә куркыныч янамый.