Дмитрий Песков пилотсыз очкычларның Россиягә массакүләм һөҗүменә карата фикерен әйтте

Кремльдә Украина хакимиятендәгеләрнең Киевнең Россиягә һөҗүм итүгә кагылышы булмавы турындагы белдерүләренә ышанмыйлар. Бу хакта Россия Федерациясе Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков Владимир Зеленский офисы башлыгы киңәшчесе Михаил Подолякның, Украина Россия территориясенә һөҗүм итми, дигән сүзләреннән соң белдергән.

Исегезгә төшерәбез: 28 февральдә Мәскәү янындагы Коломна шәһәре тирәсендә Губастово авылы янәшәсендә пилотсыз очкыч килеп төшкән. Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев, дрон гражданлык инфраструктурасы корылмасына һөҗүм итәргә тиеш булгандыр, мөгаен, дип белдергән. Аның әйтүенчә, һөҗүм нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән. “Газпром”да аныклап үтелгәнчә, пилотсыз очкыч “Вокресенск” станциясе янәшәсенә килеп төшкән, әмма станциягә берничек тә йогынты ясамаган.

Шул ук көнне Россия Оборона министрлыгы Адыгеядә һәм Краснодар краенда дроннар һөҗүменең булдырылмыйча калуы турында белдергән. Моннан тыш 28 февральдә Санкт-Петербург күге 2 сәгатькә ябылып торган: шәһәр хакимияте “Пулково” аэропортында самолетларны кабул итү һәм очыртып җибәрүне туктатып торган. Оборона ведомствосында бу хәлне һава һөҗүменнән саклану көчләренең күнегүләре белән аңлаткан.


Фикер өстәү