Бәхетле булыр өчен песиләргә ни кирәк?

1 март Россиядә песиләр көне икән бит. Баксаң, бу бәйрәм безнең илдә 2004 елда, Мәскәүдәге песиләр музее һәм «Эт һәм песи» дигән журнал редакциясе тырышлыгы белән булдырылган.

Мартның песиләр ае булуы да сер түгел бит. Менә шуннан бирле песи яратучылар шул көнне бәйрәм итә ди. Песиләрне бик яратсак та, алай бәйрәмнәрен үткәргән юк үзе. Әмма өйдәге песиебезне мин үзем бик бәхетле җан иясе дип саныйм.

Үткән ел апамның Казанда яшәүче оныклары сигез ана һәм бер ата песи өстенә: «Монысын өйдә генә тотарсыз»,- дип, песи баласы алып кайтып бирде. Ул да ана булып чыкты. Лотокка өйрәтелгән, бик чиста, бик уенчак бу песи баласы безгә тиз ияләште. Һәм холкын күрсәтә башлады: идәннән түгел, ишек- шкаф өсләреннән йөрү дисеңме, шкаф ишекләрен ачып, киемнәрне тузгытып, өстерәп төшереп, кереп ятумы, юлында очраган үтүк, гөл чүлмәге ише артык әйберләрне түгү, чәчү, вату дисеңме, обой ерту, нәрсәләрнедер тырнау, тәрәзә пәрдәсен ертумы… берсе дә калмады. Әмма шунысы кызык: «этлек»ләр күп эшләсә дә, бездә аны беркем тиргәми дә хәтта. Чөнки ул бик тә үзгә: берәребез йөткерә-төчкерә башласа, үзенчә тавыш биреп, йөгереп килеп җитә, будильник шалтырап, тормый ятсаң, төртеп уята, аз гына кычкырыбрак сөйләшә башласаң да, йөгереп чыга: нәрсә булды? Әкәмәт инде менә.

Барыбыз да яратканга, мин аны гел бәхетле җан иясе син дим. Өйдәгеләр генә килешеп бетми: «Синең бәхет дигәнең, бәлки аңа бәхет түгелдер»,- ди. Мин дә бирешмим: үзе теләгәнне ашый, теләгән урыннан — кран астыннан коена-коена су эчә, ике-өч атнага бер мунчада юындырабыз, баш түбәсендә йоклыйм дисә дә, сүз әйтмибез дим. Урамга, иркенгә чыгармавыбыз гына бар инде. Тик, әллә шулай ияләнгәнгә, ул бахыр, үзе дә чыгам дими. Көнгә берничә мәртәбә форточка аша урамны күзәтеп төшә дә, шуңа риза була. Белмим тагын, бәхетле булыр өчен песиләргә ни кирәктер?

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү