Тимур Сөләйманов «ЧВК Редан» турында: «Яшүсмерләр, яшьләр виртуаль дөнья белән чынбарлыкны аермый»

Соңгы арада яшүсмерләр арасында «ЧВК Редан» дигән яңа субкультура популярлашты. Әлеге юнәлешкә кушылган егет-кызларны җәмәгать урыннарында тәртипсезлек оештырып йөри дип фаразлыйлар.

Февраль аенда Россиянең төрле шәһәрләрендә хокук саклау органнарының әлеге хәрәкәткә кушылган яшүсмерләрне тоткарлаулары да билгеле булды. Казан да читтә калмады.

«Алдынгылар хәрәкәте» оешмасының республика бүлеге җитәкчесе, Татарстан Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов әлеге күренешкә бәйле фикерен җиткерде:

– Әлбәттә, бу безнең өчен җитди сигнал һәм ул «Алдынгылар хәрәкәте» кебек хәрәкәтнең хәзер аеруча да кирәк булуын дәлилли. Ул хәрәкәт тормышта үзен тапкан яшүсмерләр өчен генә түгел, һәр яшь кешене колачларга, массакүләм булырга тиеш. Иң элек ул хәрәкәт – кайда яшьләр, шунда оешырга тиеш, – диде Тимур Сөләйманов. – Хәзерге вакытта онлайн мохиттә сыйфатлы итеп эшләргә кирәк. Яшүсмерләр, яшьләр виртуаль дөнья белән чынбарлыкны әллә ни аермый. Алар өчен болар икесе дә үз ихтыяҗларын канәгатьләндерергә мөмкинлек бирә, үзләрен күрсәтә, аралаша торган урын. Онлайнда эшчәнлекне көчәйтергә кирәк.


Фикер өстәү