Татарстан журналистлары Донбасста күргәннәре турында: «Алар матур кием һәм ял түгел, ә су һәм ризык турында борчыла»

«Алар исән һәм шуның белән бәхетле». «Татар-информ» хәбәрчеләре Светлана Белова һәм Михаил Захаров, Лисичанскида булып, андагы хәлләрне үз күзләре белән күреп кайтты. Җирле халык ничек көн күрә? Бер атналык сәфәрләре турында алар хезмәттәшләренә сөйләде.

– Без узган елның февраленнән махсус хәрби операция, мобилизация, гуманитар ярдәмгә бәйле бөтен вакыйга һәм яңалыкларны яктыртып барабыз. Баштан ук мин барысын да үз күзләрем белән күрергә теләдем. Кызык булганга гына түгел, ә халыкка анда нәрсә булганны сөйләү һәм күрсәтү өчен. Без бу сәфәрне узган яз ахырыннан диярлек планлаштырдык. Төрле кыенлыклар булды, фронттагы вазгыять аркасында сәфәр кичектерелеп килде. Анда болай гына эләгеп булмый, әлбәттә, – дип сөйләде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш мөхәрриренең беренче урынбасары Светлана Белова. – Журналистларга анда эшләү җиңел түгел. Җирле халык безгә бик шикләнеп, сагаеп карады. Кулында фотоаппарат, телефон булган кеше күп сораулар тудыра, әлбәттә. Аларны тынычландырырга туры килде. Фотога, видеога төшәргә дә бик сирәге генә ризалашты.

Фото: Мария Ефремова

 

Тетрәнүдән соклануга кадәр. Җирле халык белән аралашуы хакында Светлана Белова әнә шулай ди.

– Без уңайлы тормышка күнеккән, ә андагы халык катлаулы шартларда яши. Су, газ, ут – бернәрсә юк анда. Ләкин бу авырлыкларга да карамастан, алар шөкер, барысы да яхшы, диләр. Халыкның фикерләве башка төрле. Алар ничек матуррак киенергә һәм кайда ял итәргә дип түгел, ә суны ничек җыярга, кайдан ризык алырга дип борчыла. Алар тынычлык өмет итә, бу афәтнең тизрәк бетүен тели. Кешеләрнең күбесе сугышчан хәрәкәтләрне кайдадыр еракта бара дип уйлый. Чынлыкта, бу без уйлаганнан күпкә якынрак. Россиянең тыныч территорияләрендә яшәүчеләргә моны җиткерү  минем төп максатым иде, – ди журналист.

Билгеле булганча, Татарстан Лисичанскига тыныч тормышка кайтырга ярдәм итә. Ә андагылар элегрәк безнең республика турында гомумән берни белмәгән.

– Хәзер анда барысы да диярлек Татарстан, Казан турында сөйли. Аларга килгән ярдәмнең күпчелек өлеше – республикадан. Без рәхмәт сүзләре генә ишеттек, – ди Светлана Белова.

Агентлык фотохәбәрчесе Михаил Захаров та махсус хәрби операция башланганнан бирле шунда барып кайтырга теләвен әйтте.

– Мин гомерем буе көч оешмалары хезмәткәрләрен, реконструкцияләрне төшерәм. Донбасска бару мәсьәләсендә бернинди шик булмады. Әлбәттә, фотоларны күбрәк һәм яхшырак төшерәсе килде. Һәрхәлдә, хәзер мин нәрсәгә булса да өйрәндем. Бу тәҗрибәне алга таба да куллана алырмын дип өметләнәм, – диде ул.

Волонтер, фотограф Мария Ефремованың Лисичанскига инде дүртенче тапкыр баруы икән.

– Лисичанскига беренче тапкыр узган елның ноябрь башында волонтерлар төркеме составында бардым. Мине фотограф һәм машина йөртүче  итеп чакырдылар. Заманында мин Казан танк училищесында штаттан тыш фотограф идем. Шуңа күрә миңа сәфәр кызыклы булды. Тик анда барып җиткәч, бөтенләй көтелмәгән хәлләр күрдем, – ди Мария Ефремова. – Башка җиргә барасы идек. Әмма безне бер батальонның медицина взводына китерделәр. Берничә көн дәвамында мин яралыларны коткаручы табибларның эшен күзәттем. Үземнең дә аларга ярдәм итәсем килде. Казанга кайткач, медицина җиһазлары алу өчен акча җыя башладык, бик күп кеше булышты. Беренче гуманитар ярдәмне алып килгәч, андагы халык бик сөенде. Аннары табибларга «УАЗ» машинасы да илтеп бирдек.

Батальонга гына түгел, тыныч халыкка да ярдәм итәләр.

– Без волонтерлар барып җитә алмаган, фронтка якын урыннарда яшәүче халыкка да ярдәм итәбез. Кирәк булган әйберләр исемлеге зур. Теләгән һәр кеше ярдәм итә ала.

«Татар-информ» хәбәрчеләре Донбасста төшереп кайткан рәсемнәрдән «Татмедиа» бинасында махсус фотокүргәзмә оештырдылар. «Андагы хәлләр турында күпләр ишетеп белә. Ә менә күргәннәр сирәк. Бу рәсемнәр – чынбарлыкка чуму. Андагы кешеләрнең ничек яшәгәнен тоярга мөмкинлек бирә. Бу рәсемнәрне күбрәк кеше күрергә тиеш», – диде «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм бу фотокүргәзмәне башка урыннарда да күрсәтергә тәкъдим итте.

Ләйсән Сафина

 

 

 


Фикер өстәү