Татарстанда яңа уку елында “Алдынгылар хәрәкәте”нә багышлау тантаналары башланачак

Яңа уку елында “Алдынгылар хәрәкәте”нә багышлау тантаналары башланачак. Әлегә тантаналарның мәктәптә түгел, ә башка җирдә уздырылачагы гына мәгълүм. Татарстан Рәисе ярдәмчесе, “Алдынгылар хәрәкәте”нең республикадагы җитәкчесе Тимур Сөләйманов “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

“Багышлау тантаналарын, мактаулы кунаклар катнашында, интерактив форматта яшьләр үзәкләре, балалар сәнгать мәктәпләре кебек мәйданчыкларда үткәрү күздә тотыла. Балалар һәм яшьләр өчен бик кызыклы, истә калырлык булачак бу”, – дигән Сөләйманов.

Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта хәрәкәтнең атрибутикасы эшләнелә. Аны булдыруда яшьләр үзләре үк ярдәм итә ала.

Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты Владимир Путин хәрәкәтне булдыру турында Указга 2022 елның җәендә кул куйды. “Алдынгылар хәрәкәте” Вөтенроссия оешмасының Татарстандагы бүлегенә республиканың элекке яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов җитәкчелек итә.


Фикер өстәү