Өч яшьлек бала эрегән кар суына төшеп һәлак булган

Башкортостанның Мәчетле районы, Азангул авылында эрегән кар суына төшеп 3 яшьлек кыз батып үлгән. Фаҗига кичә, 23 мартта була. Бу хакта «Кызыл таң» яза.
Беренчел мәгълүматлар буенча, бала урамда йорты янында туганнары белән йөргән. Ул күпбалалы имин гаиләдә тәрбияләнгән. Әнисе декрет ялында.

Аның уенчыгы су тулган чокырга төшеп киткән. Бала аны алырга маташканда суга егылган.

Фаҗиганең нечкәлекләре ачыклана.


Фикер өстәү