Суыкта катып үлгән 17 яшьлек кыз турында мәгълүматлар пәйда булган

Башкортстанның Мәчетле районы хакимиятендә 26 декабрь төнендә урамда катып үлгән кыз турында тәфсилләп сөйләп биргәннәр. Бу хакта UFA.AIF.RU яза.

Исегезгә төшерәбез: абыйлары иртән17 яшьлек кызның үле гәүдәсенә тап булган. Рита (исеме үзгәртелгән) Дуван-Мәчетле авылында яшәүче Ибраһимовлар гаиләсендә уллыкка (кызлыкка) алынган биш баланың берсе булган.

“Ятимнәрне үз канаты астына сыендырган бу гаиләгә начар сүз әйтеп булмый. 2009 елда Ибраһимовлар гаиләсе опекуннар республика бәйгесендә җиңүче булды. Алар 15 баланы тәрбияләп үстерде. Барысы да әйбәтләр, байтагы үз гаиләләрен корды, белем алды. Үзләренең дүрт баласы бар. Барысы да үсеп җиткәннәр инде. Гаиләгә сыендырылган ятимнәр белән дус-тату аралашып яшиләр”. – дип сөйләп үткән Мәчетле районы хакимиятенең опека һәм попечительлек бүлеге баш белгече Регина Гайсина.

Аның әйтүенчә, Ританың психик үсешендә тайпылыш булган. Ул гадәти мәктәптә махсус программа буенча укыган, әмма бик булдыра алмаган. Әти-әнисе сүзләренә караганда, төнлә егете янына качып киткән булырга тиеш. Шуннан соң нәрсәләр булганы әлегә билгесез.

Кызның үлем сәбәпләре билгеләнә. Тикшерү алып барыла.


Фикер өстәү