Осиново бистәсендә берәү очраклы гына 15 яшьлек кызның үле гәүдәсенә тап булган

Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә яшәүче бер ир-ат 15 яшьлек кызның үле гәүдәсенә тап булган. Бу хәл иртәнге сәгать дүрттә булган, дип яза “Аргументы и факты”.

Ир кеше сүзләренә караганда, аның каршына ике кыз йөгереп чыккан һәм икенче бер кызга ярдәм кирәклеге турында әйткән. Ул шундук күрсәтелгән урынга ташланып, үсмернең әле суынып та бетмәгән гәүдәсенә тап булган. Ир кызга ясалма сулыш, йөрәгенә массаж ясап караган. Аңа ярдәмгә килгән ике егет “Ашыгыч ярдәм” һәм полиция чактырткан. Әмма инде соң булган…
Басмада билгеләп үтелгәнчә, үсмернең үлеме сәбәбе буенча ирдә ниндидер шикләнүләр бар. Ул шулай ук, миңа очраган теге ике кызны да табарга кирәк, чөнки алар күбрәк белергә мөмкин, дигән фикердә икән.


Фикер өстәү