Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов балаларның хыялын тормышка ашырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында балалар белән очрашты. Очрашу Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узды. 

Өч яшьлек Тимур үз открыткасында республика Президенты белән очрашырга теләк белдергән булган. Ә программалаштыру белән мавыккан 12 яшьлек Руслан ИТ-паркны барып күрергә хыялланган.
Рөстәм Миңнеханов балалар белән очрашып, аларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.
Очрашу башланыр алдыннан Руслан өчен яңа IТ-парк буенча экскурсия үткәрделәр, аерым алганда, киберарена мөмкинлекләрен күрсәттеләр.


Фикер өстәү