Быел Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре чит илләргә барлыгы 367,9 миллион долларлык продукция саткан

Ел йомгакларына караганда, Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре чит илләргә барлыгы 367,9 миллион долларлык продукция саткан.

Узган елдагы белән чагыштырганда 2,3 процентка күбрәк сан бу. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов әйтүенчә, экспортка бигрәк тә май продукциясе күп җибәрелгән (255,5 миллион долларлык). 2021 елдагы белән чагыштырганда, чит илгә сатылган ашлык күләме – 30 процентка, ит һәм сөт продукциясе 2 тапкыр арткан.

Бездә җитештерелгәнне иң күп сатып алучылар булып Казахстан, Беларусь, Латвия, Германия, Үзбәкстан, Төркия һәм Польша санала.


Фикер өстәү