Татарстан Төркиягә – май, Иранга  –  арпа, Белоруссиягә карабодай җибәргән

Бүгенгә  республиканың авыл хуҗалыгы продукциясен чит илләргә  чыгару күләме акчага салып исәпләгәндә 227 миллион доллар тәшкил итә. Бу – узган елның шушы ук чорындагыга караганда 76,3 миллион долларга күбрәк. Экспорт продукциясе арасында бигрәк тә май (70 процент чамасы) зур өлеш алып тора. Ул Төркиягә, Мисыр, Алжир, БДБ  һәм Балтыйк буе илләренә озатыла.

Республика Казахстанны, Иран һәм Әзәрбәйҗанны – арпа, Монголия, Польша, Германия һәм Чехияне – гәрчич белән тәэмин итә. Чехия, Польша, Греция, Литва һәм Латвиягә ашлык продуктлары һәм терлек азыгы катнашмалары, Белоруссия, Казахстан, Грузия һәм Әрмәнстанга – карабодай җибәрелә.

Продукция чит илләргә тимер юл, су һәм автомобиль транспорты белән китерелә.

Экспортка җибәрелгәнче, барлык продукциягә, әлеге илләр таләпләренә туры килү-килмәвен билгеләү өчен, “Россельхознадзор” идарәсе карамагындагы “Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе” оешмасында экспертизалар үткәрелә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, ел башыннан бирле “Россельхознадзор” идарәсе, чит илләргә озатканчы, 182 мең тонна продукциягә тикшерү уздырган.


Фикер өстәү