Татарстаннан чит илләргә хәләл продукция чыгару күләме арткан

Бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков Министрлар Кабинетында үзебездә җитештерелгән продукцияне Россия төбәкләре, чит илләр базарларына чыгару мәсьәләләренә багышланган брифингта белдерде.

Узган ел йомгаклары буенча азык-төлек җитештерү алдагы елдагы белән чагыштырганда 14,1 процентка арткан.  Бигрәк тә чистартылмаган үсемлек мае (129,3 процентка), сөт (131), шикәр комы (104,9), икмәк-күмәч әйберләре (110,2), атланмай (108,8), әче сөт ризыклары (108,8 процентка) күләме үскән.

Продукция җитештерү генә түгел, аны сатасы да бар. Бу исә, әлбәттә инде, яңа базарлар эзләп табуга этәрә.

– Кибет киштәләрендә җитештерүчеләребез продуктларының күбрәк урын алуы безнең өчен мөһим. 2020 елда продукция ассортименты да, аңа ихтыяҗ да кимемәде. Үзебезнең икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре, сөт ризыклары кибет киштәләренең 65–95 процентын алып тора. Йомырка, шикәр комы, тавык – 50 процентын, – дип билгеләп үтте Наил Залаков.

Җитештерүнең үсүе продукцияне чит илләргә күбрәк чыгаруга да ярдәм итә. Инде өч ел рәттән  Россиядән читтә сатыла торган азык-төлек күләме арту күзәтелә. Барлыгы 273 миллион долларлык продукция чит илләргә озатылган. Безнең азык-төлекне асылда Төркия, Казахстан, Латвия, Беларусь, Үзбәкстан, Германия, Польша һәм Азәрбайҗан сатып ала.

Узган елда чит илләргә хәләл продукция дә байтак чыгарылган. Аның сату күләме 2,5 миллион долларга җиткән.

 


Татарстаннан чит илләргә хәләл продукция чыгару күләме арткан” язмасына фикерләр

  1. 129,3 процентка артмаган инде. Ул бермә-бер арту дигән сүз бит. 29,3 процентка арткандыр. Башкалары да шулай ук.

Фикер өстәү