Рөстәм Миңнеханов: «Элвин Грейны Татарстанда яраталар, аңа дәгъва юк»

Мәскәүдә Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклубның даими утырышы узды. Очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Медиаклубның быелгы утырышы клубка нигез салынуга ун ел тулуга багышланды. Сүз уңаеннан, Президент шуларның җидесендә катнашкан.
Рөстәм Миңнеханов, медиаклуб утырышында чыгыш ясаганда, барлык катнашучыларга республикага булган игътибарлары өчен рәхмәтен җиткерде. Мондый форматның Татарстан белән бәйле кешеләрне берләштерүдә зур роль уйнавын искәртте. «ТАССРның 100 еллыгы» медален, Рәхмәт хатларын да тапшырды.
Гадәттәгечә, очрашуда журналистлар Татарстан Президентына кызыксындырган сорауларын да бирде. Алар икътисад, спорт, халык санын алу, пандемия, Татарстанның КВН командасына кагылды.
Коронавирус турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов бу афәтнең үз гаиләсенә дә кагылуын әйтте. «Башта Улыбыз Искәндәр авырып китте, аннан хатыным Гөлсинәгә йокты. Миңа вирус җитмәде», – диде ул. Аның сүзләренчә, республикада көн саен 10 мең вакцина ясатырга планлаштыралар. Коронавирус аркасында гомер озынлыгы 2003 елгы күрсәткечләр дәрәҗәсенә төшкән. Коронавирусны Рөстәм Миңнеханов трагедия дип атады. Әмма хәзер инде вазгыять яхшыра.
Бу да безне талаштырмас. Күптән түгел генә Татарстанда Элвин Грейның концертларын гамәлдән чыгару тирәсендә булган шау-шуны шулай шәрехләде Президент. «Аны Татарстанда яраталар. Ләкин аңа дәгъва юк. Роспотребнадзорның дәгъвалары Элвин Грейга түгел, ә аның оештыручыларына. Без берәүгә дә ирек бирмәдек. Шуңа да коронавируслы вазгыять бездә тотрыклы да», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Җанисәпкә бәйле сорау да яңгырады. Халык санын алу – һәркемнең шәхси эше, дип искәртте Президент. Кеше җаны белән үзен кем дип тоя, шулай языла. Халыкларны аеру да, талаштыру да – мәгънәсезлек. «Башкортстан һәм Татарстан – тугандаш халыклар. Сез безне аера алмыйсыз. Әйе, мөгаен, ниндидер этапта җитешсезлекләр булгандыр. Әмма безнең позиция – мөнәсәбәтләрне саклап калу. Безнең бүлешер нәрсәбез юк», – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү